В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген Татарстан башкаласы юлларында урам-юл челтәрен 408 берәмлек техника кардан чистарта
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласы урамнарыннан бер тәүлек эчендә 15 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Бүген эшләр дәвам итә, урам-юл челтәрен җыештыруда 408 берәмлек техника эшли, дип хәбәр итте Тышкы төзекләндерү комитеты.
Урамнарны җыештыру, кар чыгару һәм юлларны эшкәртү буенча төп эш төнлә башкарыла. Тротуарларны, юлларны, тукталышларны чистарту эше көндез дә алып барыла. Бүген көндез башкала урамнарына 586 юл эшчесе, шул ук вакытта 408 берәмлек махсус техника җәлеп ителә.
Сезон башыннан кар эретү станцияләренә барлыгы 386 мең тонна кар илтеп тапшырылган.
Шәһәр халкыннан транспорт чараларын парковкага кую мәсьәләсенә җаваплы карауларын сорыйлар – юл кырыенда калдырылган машиналар техниканың сыйфатлы эшенә комачаулый.
Казанлылар юлларның һәм тротуарларның торышы турындагы хәбәрләрне @kznhelpbot телеграм-ботына юллый яисә +7(843)222-72-22 телефон номерына шалтыратып җиткерә ала.