В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1 сентябрьдән калдыклар белән эш итү кагыйдәләре катгыйланды
1 сентябрьдән калдыклар белән эш итү кагыйдәләре катгыйланды: хәзер контейнер мәйданчыкларына һәм гомуми контейнерларга төзелештән калган чүп-чарны, үсемлек калдыкларын, шулай ук батарея, лампа һәм медицина калдыклары кебек куркыныч матдәләрне ташлап калдыру катгый тыела. «ПЖКХ» идарә компаниясе генераль директоры Евгений Чекашов эшлекле дүшәмбедә әлеге таләпләрне үтәмәгән өчен физик затларга 2 000 сумнан һәм юридик затларга 100 000 сумнан башланган зур штрафлар каралуын хәбәр итте.
Казанның Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, шәһәр халкының калдыкларны төрләргә бүлеп җыюга мөнәсәбәте яхшы якка үзгәрә бара.
«Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү системасы камилләшә. Эшләр барысын да бер чүп чиләгенә ташлаудан туктаячакбыз дигән юнәлештә. Кемнеңдер калдыкларны төрләргә аеру буенча дөньяга карашы уңай якка үзгәргән, ә кемнеңдер эш-гамәлен штрафлар төзәтә. Ничек кенә булмасын, шәһәр халкының үз-үзен тотышы үзгәрә: халыкның 56 проценты чүпне төрләргә бүлеп аеру һәм аны эшкәртү – Казан шәһәре алдында торган чираттагы мөһим бурычларның берсе дип саный», - диде Рөстәм Гафаров.
Яңа кагыйдәләр каты көнкүреш калдыклары белән эш итү системасын җайга салуга, калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюны гамәлгә ашыруга һәм төбәк операторлары эшчәнлегенә контрольне көчәйтүгә юнәлдерелгән.
Дөрес үтильләштерү аерым гамәлләр таләп итә. Яңа кагыйдәләр буенча төзелештән калган чүп-чар, лицензиясе булган оешма белән килешү нигезендә, махсус контейнерга түгелергә тиеш; шәхси секторда үсемлек калдыкларыннан черемә өеме ясарга киңәш итәләр, ә күпфатирлы йортларда калдыклар белән эш итү – идарәче компанияләрнең бурычы санала; куркыныч матдәләр, адреслары мэрия сайтында күрсәтелгән махсус кызгылт сары контейнерларга салынырга тиеш. Автомобиль покрышкаларын Васильченко урамы, 6 йорт һәм Родина урамы, 45 йорт адреслары буенча урнашкан махсус җыю нокталарында бушлай кабул итәләр.
Шәһәрдә тәртипне контрольдә тоту максатыннан контейнер мәйданчыкларында камералар урнаштыру буенча пилот проектын башлап җибәргәннәр. Евгений Чекашов сүзләренчә, видеоконтроль буенча күзәтү бик нәтиҗәле алым булып чыккан: ике ай эшләү дәверендә 32 хокук бозучыга гомуми күләме 64 мең сумлык штраф салынган.
Шул ук вакытта, контроль көчәюгә карамастан, калдыкларны төрләргә бүлеп җыю иң нәтиҗәле ысул булып кала бирә. Казанда дуаль җыю системасы актив үсеш ала: 1 978 мәйданчыкта икенчел чимал өчен 2 310 сары контейнер урнаштырылган, шуларның 118 е янәдән эшкәртелгән пластиктан ясалган. Ел ахырына кадәр тагын 600 дән артык шундый контейнерны яңарту күздә тотыла. Моннан тыш, калдыкларны җентекләп сортларга аеру буенча шәһәрдә ике җыю ноктасы эшли. Родина урамындагы пунктка 2025 елның апреленнән 9 меңнән артык кеше 65 тонна тирәсе икенчел чимал тапшырган, ә 2023 елның көзеннән эшли торган Васильченко урамындагы пунктка 15,5 мең кеше 107,3 тонна калдык калдырган.