В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тимур Перцевның теләге «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында үтәлде
Марат Мөгыйнов фотосы
Бу елны балаларның хатлары эленгән бәйрәм чыршысы Казан Ратушасына куелган иде. Илсур Метшин чыршыдан өч открытка алды, алар арасында Тимурның цирк артистлары белән танышу үтенече дә бар иде.
Тимур Перцев тумыштан ук әнисе аны тапканда умыртка баганасы җәрәхәтләнү аркасында барлыкка килгән церебраль паралич диагнозы белән яши. Озак вакыт малай бөтенләй йөри алмаган. Әнисенең тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында узган ел Тимур беренче адымын ясаган. Гаилә моңа кадәр бара алмаган кичәләргә, мәдәни чараларга актив йөрергә тырыша.
Мэр Тимурны һәм аның гаиләсен – әнисен һәм энесен – Казан циркына чакырган. Әлеге тәкъдим – Тимур өчен чын күңелдән гаҗәпләнү һәм шатлык хисе уяткан беренче сәяхәт.

«Аңа һәрвакыт цирк ошый – биредә хайваннар, профессиональ артистлар. Тимур әйткәнчә, «монда аңа җитмәгән тормыш кайный». Ул телевизор экраны аша гына күреп белгән тормыш. Тимур бу кайнап торган энергияне үзендә тоярга тели», - дип фикерләре белән уртаклашты Тимурның әнисе.
Яңа ел маҗарасы сәхнә артындагы экскурсиядән башланган. Кунак беренче булып манеж инспекторы белән очрашкан, ул Тимурга сәхнәдәге тәртип һәм артистлар эше турында сөйләгән.
Алга таба малайга сәхнә костюмнары саклана торган урынны һәм гимнастлар тарафыннан трюклар башкару өчен куллана торган эре реквизитларны күрсәткәннәр. Цирк хезмәткәрләре Тимурны, ветеринария табибы белән бергә, цирк атлары һәм «Конек-Горбунок» тамашасының төп герое булган пони белән таныштырган.
Хайваннар белән очрашканнан соң, гаиләне репетиция манежына чакырганнар, анда малай көч спорты белән шөгыльләнүче артистларның үз номерларын кабатлаган вакытка туры килгән. Аннары профессиональ гримерлар Тимурны, чын мәгънәсендә, йолдызчыга әйләндергән.

Яңа образга кергән Тимур ахырда клоуннар белән танышкан. Ачык төсләрдәге киемнәр кигән артистлар егетне якты йөз, шат елмаю һәм кызыклы миниатюралар белән каршы алган. Артистлар кунакка иҗади уңышлар теләгән һәм аны цирк тамашасына чакырган.
«Мин актерлар белән танышуыма шат булдым. Атлар, актерлар һәм аларның костюмнары бик ошады. Мин мэрга мондый мөмкинлек булдырганы өчен чиксез рәхмәтле. Элек мин циркта булу турында хыяллана да алмый идем, бигрәк тә аның сәхнә арты серле, буй җитмәс хыял кебек тоела иде. Минем хыялым чынга ашты, мин бик бәхетле», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Тимур.
Ахырда балаларга татлы бүләкләр тапшырганнар һәм аларны тамашачылар залына озатканнар. Кунаклар рәхәтләнеп цирк тамашасын караган.