Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.03.2024, 09:54

1 нче апрельдә Казанда «Язгы тамчы – 2024» фестиваленең гала-концерты узачак

1 нче апрельдә Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында үткәрелә торган «Язгы тамчы – 2024» шәһәр фестиваленең гала-концерты узачак. Быел чарада катнашучылар республикада игълан ителгән Фәнни-технологик үсеш елы һәм Россиядәге Гаилә елы темаларын яктыртучы иҗади номерлар тәкъдим итәчәк.

Фестивальнең сайлап алу этаплары март уртасында башланды. Аларда Казанның 26 һөнәри белем бирү оешмасыннан 2000 нән артык студент катнаша. Жюри хөкеменә 300 дән артык иҗади номер тәкъдим ителәчәк.

Фестивальнең жюри составына ТРның атказанган артистлары Алексей Егоров һәм Азат Зарипов, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ирина Шипшова, А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге директоры, «ТРның яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары өчен» алтын билгесе иясе Ирина Алешина керә.

Апрель аенда шулай ук Казанның «Студентлар язы» вузара фестивале һәм гомуми белем бирү учреждениеләренең «Зур тәнәфес» фестивале старт ала. «Студентлар язы»нда шәһәрнең 14 югары уку йорты студентлары катнашачак. Җиңүчеләрне һәм призерларны 2024 елның маенда узачак гала-концертта бүләкләячәкләр. Иң яхшылар Бөтенроссия «Студентлар язы» фестиваленә барачак.

«Зур тәнәфес» фестивале кысаларында 24 гомуми белем бирү учреждениесе укучылары үзләренең концерт программаларын «Мәскәү» мәдәният үзәге, Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты, «Чулпан» мәдәният үзәге һәм Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексы мәйданчыкларында тәкъдим итәчәк.


Барлык пресс-релизлар