Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.04.2025, 08:55

2025 елда Казанда 13 яңа «акыллы» урам чатын җиһазландырачаклар

2025 ел ахырына Казанда юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасына (АСУДД) тагын 13 урам чатын тоташтырырга планлаштыралар. Реаль вакыт режимында транспорт агымнары белән идарә итәргә мөмкинлек бирә торган «акыллы» юл чатларының гомуми саны 250 гә кадәр артачак.

Участоклар, юл чатларындагы һәм янәшәдәге урамнардагы йөкләнешне исәпкә алып, автомобиль трафигын комплекслы анализлау нигезендә сайланды. Болар:

Гагарин ур. – Октябрь ур;

Космонавтлар ур., 59;

Аграр ур. –«Көнчыгыш» автовокзалы;

Петербург ур. – Суконная ур.;

Аббасов ур. – Удивительная ур.;

Гладилов ур. – Табейкин ур.;

Гладилов ур. – Энгельс ур.;

Чуйков ур. – Дуслык тукталышы (җәяүле);

Оренбургский Юлы ур. – Гәрәев ур.;

Габишев ур. – Завойский ур.;

Гадел Кутуй ур. – Родина ур.;

Восход ур., 7;

Тэцевская ур. – Теплично-Комбинатская ур.

Татарстан башкаласы Россиядә иң алдынгы дүртенче буын юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасына ия. Бүген ул 955 транспорт детекторы һәм 356 видеокүзәтү камерасы белән җиһазландырылган 237 адаптив светофор объектын үз эченә ала.

Online-режимдагы барлык җайланмалардан мәгълүматлар диспетчерлык үзәгенә килә, анда ясалма интеллект юлларның йөкләнешен анализлый һәм светофорларның эшен автомат рәвештә төзәтә. Бу юл чатында көтү вакытын киметә һәм магистральләрнең үткәрү сәләтен арттыра.

Беренче 98 «акыллы» юл чаты Казанда 2013 елда Универсиада алдыннан барлыкка килгән. Эшләгән елларында система юл ситуациясен яхшыртуда үзенең нәтиҗәле булуын исбатлады. Интеллектуаль чатлар челтәрен заманча киңәйтү 2040 елга кадәрге чорга транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү программасының һәм 2033 елга кадәрге чорга Казан халкына транспорт хезмәте күрсәтүне оештыруның комплекслы схемасының бер өлеше булып тора.

Агымдагы елда Казанда дүрт яңа светофор урнаштыру планлаштырыла. Юл инфраструктурасы объектлары Магистраль һәм Яшь Көч урамнары киселешендә, Техника урамындагы 29 йорт янында барлыкка киләчәк. Моннан тыш, төймәгә басып чыга торган светофорларны Журналистлар урамы, 100 һәм Хәйдәр Бигичев урамы, 11 адресы буенча куячаклар. Анда светофорлар шәһәр халкының күпсанлы үтенече буенча барлыкка киләчәк.

Казанда барлыгы 479 светофор объекты, 61 Т-7 тибындагы светофор, 11 алмашынучан мәгълүмат таблосы, 64 «Триоль-М» приборы һәм 42 проекцияле җәяүлеләр кичүе бар. Шәһәрнең 57светофоры – төймәгә басып чыга торган.

Барлык пресс-релизлар