В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2023 елда ТР башкаласында федераль агентлык гранты акчасына «Шәһәр үзәгенең туристик коды» проекты буенча чаралар комплексы уздырылды.
Иске Татар бистәсенең туристик кодын үстерүгә федераль бюджеттан бирелгән 165 млн сумга өстәмә рәвештә республика бюджетыннан тагын 39 млн сум юнәлтелгән. Ел саен Иске Татар бистәсе территориясенә миллионнан артык турист килә, биредә 96 тарихи-мәдәни мирас объекты тупланган – әлеге территориягә игътибар иң беренче чиратта шуның белән бәйле.
Архитектура яктыртуы К.Насыйри җәяүлеләр урамындагы тугыз бинаны (шул исәптән Апанаевлар йортын, Ш.Мәрҗани йортын, флигельле Муллин йортын, «Мәрҗани» мәдрәсәсен, Әл-Мәрҗани мәчетен, Апанай мәчетен һәм Исәнбаевлар йортын), шулай ук Татарстан урамындагы 3/2 һәм Сафьян урамындагы 5 нче йортларны бизәгән. Яңа яктырту баганалары һәм лампалар Ф.Кәрим, Күнче, К.Насыйри, З.Солтан урамнарында урнаштырылган.
Татарстан урамындагы 7 нче йортның аркылы ягында яңа «Шатлык» арт-объекты барлыкка килде. Аннан Иске Татар бистәсе буенча экскурсия маршрутлары башлана. Композицияне рәссам Илнур Сираҗиев һәм Казан мэриясе каршындагы иҗат төркеме эшләгән. Композициянең аскы өлешендә кош формасында татар хатын-кыз бизәге хәситә сурәтләнгән. Өске өлешендә – Иске Татар бистәсе халкының милли киемнәрдә кунакларны кулларын җәеп каршы алучы символик рәсеме.
Казанлыларның ачык күңеллелеген һәм кунакчыллыгын – кушак милли билбавы, ә җылылык һәм яратуларын Кояшның сурәтләнүе ассызыклый. Яктылык композициясенең ике эш режимы бар: көндәлек һәм бәйрәм.
Уңайлы булсын өчен К.Насыйри, Ф.Кәрим, Күнче, З.Солтан, Юнысов мәйданы һәм Киров бакчасы урамнарында яңа кече архитектура формалары урнаштырылган: 43 эскәмия, 58 парковка баганасы, 74 урна һәм бәдрәф модуле.
Зәйни Солтан урамындагы скверда мәдәни чаралар үткәрү өчен сәхнә төзелгән.
Сәяхәтчеләргә яңа навигация системасы туристлык зонасында тиз ориентлашырга ярдәм итәчәк, алар начар күрүче һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләрне дә исәпкә алып ясалган. Шулай ук кунакларны территория топонимикасы белән таныштыручы ике пыяла мәгълүмат стенды, шулай ук яктыртылган җиде карта, 17 күрсәткеч һәм 14 пюпитр урнаштырылган. Күрсәткечләрдәге мәгълүмат рус, татар һәм инглиз телләрендә бирелә.
Әл-Мәрҗани мәчете, Тихвин Мәрьям Ана иконасы гыйбадәтханәсе, Г.Тукай исемендәге музей һәм Ш.Мәрҗани йортларына – тактиль макет, ә Каюм Насыйри һәм Фатих Кәрим урамнары киселешендә тактиль карта урнаштырылган, анда Иске Татар бистәсе архитектурасы һәйкәлләре күрсәтелгән.
Юнысов мәйданының реконструкциясе тәмамланган, ул дүрт скверны формалаштыра: Мәхәббәт, Мәйдан, Сагыш һәм Бию бакчаларын. Биредә 2,5 меңнән артык чәчәк атучы куаклар һәм үләннәр утыртылган. Иске татар стилендә кечкенә архитектура формалары – урындыклар, эскәмияләр, су колонкасы рәвешендәге декоратив элемент, шулай ук мәгълүмати стенд урнаштырылган. Тротуарларга брусчатка һәм агач түшәмә җәелгән, ә территория автоматик су сибү системасы булган газоннар белән төзекләндерелгән. Видеокүзәтү һәм тышкы яктырту системалары урнаштырылган.
Туристик автобуслар өчен тукталыш Ф.Кәрим урамы ягыннан алга таба күчерелгән, ә аның урынында киң тротуар төзелгән.
Хәзерге вакытта «Иске шәһәр» бистәләренең оригиналь һәм авторлык маршрутлары буенча яңа тематик экскурсияләр челтәре эшләнә, нәтиҗәдә сукмакларның гомуми озынлыгы 10 км кадәр артачак. Планнарда – рус, татар, инглиз һәм БРИКС илләренең берничә телендә 20 уникаль маршрут сценарие буенча аудиогидлар коллекциясен эшләү.
2023 елда префектура территориясендә төрле дәрәҗәдәге 28 зур чара уздырылган, мәсәлән, «Милли кием», «Казан сөлгесе», «Печән базары», «Каз өмәсе» милли бәйрәме, «Рамазан фест» фестивале һәм башкалар.