Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.11.2024, 10:16

Быел Казанның 459 күпфатирлы йортының ишегалларын төзекләндерделәр

Быел Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнехановның «Безнең ишегалды» программасы 100 меңнән артык Казан халкына кагылды. 2024 елда шәһәрдә 459 күпфатирлы йорт территориясен төзекләндергәннәр.

Ишегалларында 570 мең кв.м. асфальт-бетон өслек яңартылган, 3 меңнән артык терәк һәм 4,5 мең яктылык — диодлы энергия саклаучы яктырткычлар, 5 меңнән артык кече архитектура җиһазлары урнаштырылган. 5 мең парковка урыны һәм 100дән артык чүп җыю савыты мәйданчыгы җиһазландырылган. 

Программа гамәлдә булган биш ел эчендә Казанда 2278 йорт ишегалды төзекләндерелде. Аларда 3 млн квадрат метрдан артык асфальт-бетон өслек яңартылган, 25 мең машина кую урыны җиһазландырылган. Яхшыртуларны ТР башкаласында яшәүче 500 меңгә якын кеше сизде.
Барлык пресс-релизлар