В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан чыгарылыш сыйныф укучылары быел БДИда ил буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак нәтиҗәләргә иреште. Мәсәлән, рус теле буенча уртача балл гомумроссиянекеннән 3 пунктка югарырак, ә математикадан – 5 пунктка. Узган ел белән чагыштырганда, Казан чыгарылыш сыйныф укучылары 14 фәннең 5-се буенча уртача балл нәтиҗәләрен яхшырта алды.
Рус теле буенча уртача балл Казанда 74,5 тәшкил итте. Соңгы 10 елда ул 10 пунктка арткан. Рус теленнән БДИ нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәктәпләр унлыгына түбәндәге мәктәпләр кергән: «Елена-Сервис» шәхси мәктәбе, КНИТУ-КАИ лицее, 131-нче номерлы лицей, КФУ каршындагы лицей, 7-нче номерлы лицей-интернат, 2-нче номерлы гимназия, КФУ-ның IT-лицее, 122-нче номерлы гимназия, 4-нче номерлы гимназия-интернат, 19-нчы номерлы гимназия.
Профильле дәрәҗәдәге математика буенча уртача балл, 2020 ел белән чагыштырганда, 2 баллга арткан һәм 60,4-кә җиткән. Математикадан БДИ нәтиҗәләре буенча иң яхшы 10 мәктәпкә түбәндәге мәктәпләр кергән: 131-нче номерлы лицей, КФУның IT-лицее, КНИТУ-КАИ инженер лицее, 2-нче номерлы лицей-интернат, академик лицей, 7-нче номерлы гимназия, «Елена-Сервис» шәхси мәктәбе, 27-нче номерлы гимназия, 175-нче номерлы гимназия, 68-нче номерлы мәктәп.
Быел иң кирәкле фәннәр булып профильле математика, җәмгыять белеме, физика, информатика һәм биология тора.
Узган ел белән чагыштырганда, химия буенча уртача балл 6 пунктка арткан, аны һәр сигезенче Казан чыгарылыш укучысы тапшырган, 2-гә – информатика һәм инглиз теле буенча. Моннан тыш, быел БДИ тапшыру өчен беренче тапкыр Кытай теле сайланган, аның буенча уртача балл 95,5 тәшкил иткән.
БДИ-2021-не 100 баллга 125 Казан укучысы тапшырган. Рус телен максималь баллга тапшырган Казан чыгарылыш укучылары саны елдан-ел арта. 2019 елда алар 30 иде, 2020 елда – 35, ә быел – 46.
23 кеше информатика буенча, 13 кеше – әдәбият буенча, 10 кеше – химия буенча максималь нәтиҗә алган. 7 укучы берьюлы ике фән буенча максималь нәтиҗәгә ирешкән.
832 чыгарылыш сыйныф укучысы медальләр белән бүләкләнгән, бу 2020 елга караганда 53 кешегә күбрәк.
Быел БДИда шпаргалкалардан файдалануның, контроль-бәя бирү материаллары чыгуның бер генә очрагы да теркәлмәгән.
Белешмә өчен
2021 елда БДИны 6025 укучыдан 5702 кеше тапшырган, 95%-ка якын (94,6%). 231 укучы мәктәптә ике фән – рус теле һәм математика буенча контроль эш формасында узган чыгарылыш дәүләт имтиханын сайлаган.
2021 елның 31-нче маеннан Казанда 140 пункт эшләп килгән: 25 БДИ пункты, 44 – төп дәүләт имтиханы, 7 пункт – дәүләт чыгарылыш имтиханы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өйләренә имтихан уздыру өчен 64 пункт оештырылган.