В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1 нче июньнән Казанның шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьларында җәйге ял сезоны башлана. Җәй буена 23 лагерьга (12 муниципаль һәм 11 ведомство карамагындагы) 13,5 мең укучы бара алачак. Муниципаль лагерьда 18 көнлек сменага ата-аналар кертеме 7 меңнән 12,7 мең сумга кадәр тәшкил итте – бу юлламаның тулы бәясеннән 30 дан 50% ка кадәр. Калган сумма республика һәм муниципаль бюджетлар хисабына капланачак. Авыр тормыш хәлендә калган 969 бала өчен ял итү бушлай булачак.
Бүгенге көндә лагерьларда әзерлек эшләре тәмамланып килә: торак корпуслар һәм ашханәләр ремонтланган, гомуми кулланылыштагы урыннар норматив хәлгә китерелгән. Бу максатларга муниципаль бюджеттан 14,5 млн сум акча тотылган. Инфраструктураны әзерләгәндә һәм ялны оештырганда куркынычсызлык мәсьәләсенә аерым игътибар бирелгән. Һәр лагерь койма белән әйләндереп алынган, тәүлек буе каравыл эшли. Шәхси сак предприятиеләре эшенә быел 19,6 млн сум акча тотылган: ТР бюджетыннан – 13,7 млн сум, ата-аналар түләвеннән – 3 млн сум, Казан бюджетыннан – 2,9 млн сум.
Россия Хөкүмәтенең 2021 елның 14 нче маенда кабул ителгән 732 нче номерлы карары нигезендә, 14 муниципаль лагерьның 12 се категория алган һәм паспортлаштырылган («Яшь гвардия»дә ремонт эшләре бара, «Огонек» эксплуатацияләнми). Категориягә карамастан, барлык лагерьларда контроль-үткәрү пункты җиһазландырылган, аларда 2 пост эшләячәк: беренчесе – керү урыннарында кизү тору өчен, икенчесенең хезмәткәрләре территориядә даими йөреп торачак. Узган елгы тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, лагерьлар яңа сезонга видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган, өстәмә контроль-үткәрү пунктлары урнаштырылган, янгын сигнализациясен яңартканнар һәм коймалар ремонтланган. Бу максатларга барлыгы 12,7 млн сум акча тотылган.
Моннан тыш, җәйге ял вакытында балалар сәламәтләндерү лагерьлары полиция хезмәткәрләренең һәм Росгвардия патрульләренең даими йөреп чыгу маршрутларына кертелгән.
Бу җәйдә балалар белән 358 әйдаман эшләячәк. Сезон башланыр алдыннан «Во!» әйдаманнар мәктәбендә алар психология, педагогика, уен техникасы, куркынычсызлык нигезләре, табиб килгәнче ярдәм күрсәтү буенча әзерлек узды һәм квалификация имтиханын тапшырды.
Һәр лагерьда күңел ачу-белем бирү программасы әзерләнгән. Смена тематикасына карамастан, барлык муниципаль лагерьларда дүрт төп юнәлеш буенча чаралар тормышка ашырылачак: патриотик тәрбия, цифрлаштыру, мәдәни мирас һәм әйдаманнар остаханәсе. Балалар «Аҗаган» уйнаячак, IT-гигиена буенча мастер-класс узачак, «Милли костюм» фестивалендә катнашачак, тай-дай һәм экодизайн буенча практикалар узачак.
Профилактик исәптә торучы девиант тәртипле 125 бала өчен июль-август айларында «Нармонка» балалар һәм яшүсмерләр өчен сәламәтләндерү үзәгендә «Галактика балалары» дигән палаткалы лагерь оештырылачак.
Лагерьга бара алмаган балалар Казанның яшүсмерләр-яшьләр клубларында үзләре кызыксынган өлкә буенча шөгыльләнә алачаклар. Барлык теләүчеләр өчен монда иҗади һәм техник мастер-класслар, хәрәкәтле урам уеннары, ишегалды бәйрәмнәре, мини-футбол, өстәл теннисы һәм башка төр хәрәкәтле уеннар үткәреләчәк.
Чаралар графигы турында podrostokkzn ВКонтакте төркемендә яки «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесенең бердәм белешмә телефоны буенча +7(800)707-95-47 номерына шалтыратып белергә мөмкин булачак.