В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда бу җәйдә 21 шәһәр яны сәламәтләндерү балалар лагеренда 14 520 укучы ял итәчәк. Авыр тормыш хәлендә калган 1050 бала өчен республика лагерьларында һәм шифаханәләрендә ял бушлай оештырылачак. Казанда барлыгы 30 265 бала ял итәчәк.
Балалар сәламәтләндерү муниципаль лагерьларына юлламаның тулы бәясе - 17 мең сумга якын, шул исәптән, кайсы лагерьда булуга бәйле рәвештә, ата-аналар түләве бары 26,5% - 4,5 мең сум `һәм аннан югарырак бәяләрдән гыйбарәт. Ял оештыруга финанс чыгымнары нормативы 6%-ка арткан һәм 1 балага көненә 776,52 сум тәшкил итә. Тулаем алганда, җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә быел Казан бюджетыннан 313 млн сум бүлеп бирелде.
Җәйге сезон башланыр алдыннан барлык лагерьларда да зур әзерлек эшләре башкарылды. Агымдагы ремонт өчен шәһәр бюджеты тарафыннан 19 млн сум бүлеп бирелде.
Әйтик, «Березка» лагеренда клуб һәм медпункт ремонтланды, «Нармонка» лагеренда торак корпуслар тышланды, торак корпусларның түбәләре һәм тәрәзәләре алмаштырылды, «Спутник» лагеренда корпусларда идәннәр һәм территориядәге асфальт катламы ремонтланды, «Бригантина» лагеренда юллар җәелде, чарлаклар һәм ишегалды бәдрәфләре ремонтланды. Моннан тыш, «Татарстан Пионериясе» лагеренда корпусларның фасадлары һәм медпункт, ә Гагарин исемендәге лагерьда корпусларның фасады һәм чатырларга ремонт ясалды.
Лагерьларның иминлегенә аерым игътибар бирелә. Шулай итеп, барлык лагерьларда видеокүзәтү һәм металл детекторлар урнаштырылды.
Моннан тыш, Казанда беренче тапкыр җиде муниципаль лагерьга керү юллары ремонтланачак. Юлларны капиталь ремонтлауга республика программасы кысаларында 60,8 млн. сум күләмендә акча бүлеп бирелде. Киләсе елда программаны дәвам итү планлаштырыла.
Барлык лагерьларда балаларны зур белем бирү-күңел ачу программасы көтә. Яңа профильләр арасында - Россия тарихына һәм дөньяның башка илләре традицияләренә багышланган «Без киләчәктән» сменасы, татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү сменалары, Казанда эшче һөнәрләр чемпионатын уздыруга багышланган «Проф-кидс» сменасы һәм Россиядә театр елына багышланган «Сәхнә арты» сменасы. Гадәттәгечә, «Олимп» спорт сменасы һәм «Funny English» лингвистик сменасы оештырылачак. Быел барлыгы төрле юнәлештәге 56 профильле смена үткәрү планлаштырыла.
Җәй көне шәһәрдә калачак балалар һәм яшүсмерләр өчен икенче ел «Күңелле җәй» проекты эшләячәк. Яшүсмерләр клублары базасында, ишегалларында, паркларда һәм скверларда бушлай дәресләр, мастер-класслар, спорт һәм иҗатның төрле юнәлешләре буенча очрашулар һәм тренинглар узачак.