Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.09.2024, 10:45

Җәй көне Казанның муниципаль пляжларында 13 кешене коткарганнар

Җәй көне оештырылган муниципаль пляжларда Бөтенроссия суларда коткару җәмгыяте хезмәткәрләре 13 кешенең, шул исәптән биш баланың гомерен саклап калды, шулай ук 136 ял итүчегә беренче ярдәм күрсәтте. Суда кешеләр үлү очраклары булмады.

Һәр пляжда көн саен дүрт коткаручы кизү тора иде. Узган су коену сезоны белән чагыштырганда, Казанның су объектларында дежур торучы коткаручылар саны 60 тан 70 кә кадәр арттырылды. Ике өстәмә коткару посты оештырылган – «Комсомол күле» һәм «Зур Аккош күле» пляжларында. «Түбән Елга аръягы» һәм «Комсомол күле» пляжларында коткаручыларның кизү тору вакыты көн саен 12 сәгатькә кадәр арттырылды.

Тугыз кеше су коену өчен оештырылмаган урыннарда батып үлгән. Аларның алтысының үлеменә исерек хәлдә коену, өчесенең – тәүлекнең караңгы вакытында коену сәбәп булган. Чагыштыру өчен, узган җәйдә су коену өчен тыелган урыннарда 13 кеше баткан, шул исәптән бер бала булган.

Исегезгә төшерәбез, Казан халкының ялы өчен биш муниципаль пляж билгеләнгән иде: «Локомотив», «Түбән Елга аръягы», «Тирән күл», «Зур Аккош», «Комсомол». Шулай ук «Аккош», «Изумрудное күле» ярларында һәм Җиңү паркында оештырылган өч ял урыны.

Су коену сезоны башланыр алдыннан әзерлек эшләре башкарылды: су төбен водолазлар тикшерүе, суның һәм комның лаборатория тикшерүләре, коткару постлары биналарын һәм пляж җиһазларын косметик ремонтлау. Суда һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән мәгълүмати такталар куелды. Барлык коткару постлары кирәкле җиһазлар белән тулыландырылды. Җиһазландырылмаган сулыкларда һәм куркыныч урыннарда коенуны тыя торган 27 аншлаг урнаштырылды.

Казанның Бөтенроссия суларда коткару җәмгыяте һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре актив рәвештә профилактик эш алып бардылар. Пляжларда һәм балаларны савыктыру лагерьларында суда үз-үзеңне иминле тоту буенча 82 акция оештырылды. Әлеге чаралар кысаларында суга батучыларга ярдәм күрсәтү ысулларына өйрәтү һәм балалар өчен йөзү дәресләре үткәрелде. Профилактика эшенә КАИ студентлары арасыннан волонтерлар җәлеп ителде.

Башкарма комитетның Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә пляжларда 612 патрульләштерү оештырылды, ял итүчеләр белән 2972 әңгәмә үткәрелде, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында 3 меңнән артык белешмәлек таратылды.

Җәй дәвамында пляжларда һәм ял итү урыннарында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хезмәткәрләре күзәтеп йөргән. Рейдлар барышында җәмәгать тәртибен бозуның 57 очрагы, шул исәптән вак хулиганлык, исерек хәлдә булу һәм җәмәгать урыннарында алкогольле эчемлекләр эчү дә туктатылган. Барлык хокук бозучылар да административ җаваплылыкка тартылган.
Барлык пресс-релизлар