Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.09.2023, 09:40

Җәй көне Казанның шәһәр яны лагерьларында 15 839 бала ял иткән

Быел җәй Казанның 27 җәйге шәһәр яны муниципаль лагеренда 15 839 бала ял иткән. Бу елның лейтмотивы – «Город летних историй» – сменаларр атамасында үз чагылышын тапты: «Танцевальная история», «Эко история», «Хобби история», «Модельная история», «История мужества».

Июнь һәм август айларында Казанда беренче тапкыр табиблар булырга теләгән Казан укучылары өчен медицина сменалары оештырылды. Проектта 70 тән артык бала катнашты. Башка тематик сменаларда да ихтыяҗлы һөнәр вәкилләре балаларны үз үрнәкләре белән рухландырды. 160 бала «Молодежный» лагеренда «Хәзинә» иҗади сменасында булды, анда татар телен өйрәнү буенча музыкаль дәресләр, традицион татар һөнәрләре буенча мастер-класслар һәм башка күп нәрсәләр үткәрелде. «Креатив смена» кысаларында «Заречье» лагеренда балалар медиа-индустрия дөньясына чумды, профессиональ тележурналистлар, видеографлар һәм танылган блогерлар белән эшләде. Балалар үзләренең массакүләм мәгълүмат чараларын булдырдылар, роликлар һәм йөзләгән фотолар төшерделәр. Проект Россия төбәкләрендә «Яшьләр өчен төбәк» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы кысаларында гамәлгә ашырылды.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдәге балалар өчен бушлай ял оештыруга аерым игътибар бирелде. Җәй дәвамында Казанның шәһәр яны муниципаль лагерьларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның 291 баласы булды. Алар өчен көзге каникул вакытында да ял оештырырга планлаштыралар.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 89 бала җайлаштырылган «Восток» лагеренда «БЕЗ. Чикләрсез иҗат» сменасында булган. Балалар рәсем ясау, модельләштерү, робототехника белән шөгыльләнделәр, физкультура-хәрәкәт активлыгының яңа төрләрен үзләштерделәр, командаларда ярыштылар һәм нормативлар тапшырдылар. Уртак эшчәнлеккә әти-әниләр дә актив җәлеп ителгән.

Шулай ук авыр тормыш хәлендә калган 669 бала Казан җәйге лагерьларында бушлай ял иткән.

Казанда җәйге савыктыру компаниясен финанслауның гомуми күләме – 484,5 млн сум, шуларның 72% ын республика һәм шәһәр бюджеты субсидияләре тәшкил итә. Быел җәй көне 44 меңнән артык Казан баласы 146 мәктәп яны, 27 шәһәр яны һәм ике палаткалы лагерьда, шулай ук Татарстан Яшьләр министрлыгы, ТР Мәгариф министрлыгы лагерьларында, предприятиеләр лагерьларында һәм Кара диңгез яр буйларында булды.

Барлык пресс-релизлар