Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.04.2024, 10:05

Бауман урамында җәйге верандаларны урнаштыру һәм бизәү буенча бердәм таләпләр булдырылды

Казанда Бауман урамында җәйге верандаларны урнаштыруга бердәм кагыйдәләр билгеләнде. Кагыйдәләр аларның төсләр гаммасына, материалына һәм төзекләндерү детальләренә кагыла. Каталог Шәһәрне үстерү институты тарафыннан эшләнгән, ул объектларның тышкы күренешен яхшырту буенча мәҗбүри таләпләрне дә, киңәшләрне дә үз эченә ала.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Казанда кафе һәм ресторан хуҗалары муниципаль җирдә җәйге верандаларны бушлай урнаштыру хокукына ия булдылар. Бу шәһәр мэры Илсур Метшин карары буенча эшмәкәрлеккә ярдәм итү йөзеннән эшләнде. Әлеге ярдәм Казанда җәмәгать туклануы тармагына хезмәт күрсәтү зонасын киңәйтергә һәм клиентлар санын арттырырга мөмкинлек бирде. Нәтиҗәдә 2019 елдан алып 2023 елга кадәр җәйге верандалар саны ике тапкырдан артык – 50 дән 117 гә кадәр артты. Быел да эшмәкәрләр муниципаль җирдә верандаларны бушлай урнаштыра алачак.

Үз чиратында Бауман урамында җәйге верандалар санының артуы объектларның тышкы күренешенә карата бердәм принциплар кертү зарурлыгына китерде.

Элек рестораторлар, сәүдә киңлеген бизәүдә һәм оештыруда ярдәм сорап, күп тапкырлар мөрәҗәгать иткән булганнар. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышканнан соң, җәмәгать туклануы нокталары хуҗаларына ярдәм итү максатыннан таләпләр һәм киңәшләр каталогы эшләнгән.

Киртәләп алу элементлары параметрлары, мәгълүмати яктан бизәлеш

Җәйге веранда ачканда нәрсә белергә кирәк?

Яшелләндерү өчен тере үсемлекләрдән һәм коры чәчәкләрдән, әйтик, куаклардан, декоратив үләннәрдән, бөртекле үсемлекләрдән, чүлмәктәге агачлардан һәм чәчәкләрдән торган композицияләр генә рөхсәт ителә. Ясалма үсемлекләрдән баш тартырга туры киләчәк.

Сезонлы кафе элементларының материаллары һәм төсле чишелешләре дә билгеләнгән. Чатырлар һәм маркизлар өчен энҗе кебек ак яки ачык фил сөяге төсе кулланырга киңәш ителә. Стеналар, коймалар һәм түшәмәләр өчен графит-соры яки сланец кебек соры төсләр кулланырга мөмкин.

Верандалардагы чатырларның биеклеге бинаның беренче катыннан артмаска тиеш. Шулай ук бинага кушып салынган, аның архитектура үзенчәлекләрен боза һәм фасадка зыян китерә торган конструкцияләрдән файдалану тыела.

Верандаларны чәчәк кашполары яки контейнерлары белән әйләндереп алырга кирәк, коймалар кулланмау зарур. Койма ролен үтәүче элементларның биеклеге бер метрдан артмаска тиеш, алар пластиктан, керамикадан, бетоннан, таштан, агачтан, гипстан, металлдан яки ротангтан ясалган булырга мөмкин. Озынлыгы 1,5 метрдан артык булган тоташ конструкцияләр урнаштыру шулай ук киңәш ителми.

Учреждение брендын чатырларга, урындыкларга, коймаларга төшерергә була.

Урнаштыру принциплары

Белгечләр урамны өч зонага бүлеп карарга киңәш итә: рекреацион – эскәмияләр һәм яшелләндерү элементлары белән ял зонасы, транзит – җәяүлеләр өчен, сезонлы объектлар урнаштыру зонасы. Җәйге веранда җәяүлеләр хәрәкәтенә комачауларга тиеш түгел.

Җәйге кафеларны эчке ишегалларында урнаштырырга тәкъдим ителә, бу урамның потенциалын ачарга, шулай ук аның үзенчәлеген күрсәтергә ярдәм итәчәк.

Түшәмә яки подиум урнаштырылган очракта, халыкның хәрәкәте чикле төркемнәренә керү яки чыгу мөмкинлеген тәэмин итү мөһим. Моның өчен авышлык почмагы 5% тан артмаган пандус булдыру зарур. Әгәр мондый мөмкинлек юк икән, түшәмәләр һәм подиумнар урнаштыру тыела.

Янгын эвакуациясе юлларын исәпкә алып, җиһазларны төрле веранда мәйданнарында урнаштыру вариантлары тәкъдим ителә.

Бауман урамы белән кисешкән урамнарда объектларны урнаштыру кагыйдәләре

Бауман урамын кисеп узучы урамнарның аркылы юл участоклары А зонасына карый, болар – Чернышевский, Муса Җәлил, Кави Нәҗми, Астрономия, Университет урамнары. Әлеге урамнарда сезонлы верандалар булдырганда, юлдан кимендә 2 метр киңлектә җәяүлеләр өчен транзит зонасын тәэмин итәргә кирәк.

Кави Нәҗми, Муса Җәлил урамнарының аркылы җәяүлеләр участоклары Б зонасына карый. Сезонлы җәмәгать туклануы объектының максималь рөхсәт ителгән киңлеге – урамның ике ягыннан да 6 метр.

Муса Җәлил урамының Бауман урамыннан Профсоюз урамына кадәрге участогында сезонлы учреждениеләр үзәк өлештә урнашырга тиеш. Так якта утыру урыннары һәм өстәлләр сыйфатында тышкы тәрәзә төпләрен файдаланырга мөмкин. Мондый конструкцияләрне мәдәни мирас объектында төзер алдыннан, эшләрне сак органнары белән өстәмә килештерү зарур.

Кави Нәҗми урамының Бауман һәм Профсоюз урамнары белән чикләнгән участогында җәйге верандаларны так якларда һәм үзәк өлештә урнаштырырга була.

Барлык пресс-релизлар