В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда 1-нче декабрьдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы старт алды. Татарстан башкаласының барлык районнарында хәйрия акцияләре һәм фестивальләре планлаштырылган, вакансияләр ярминкәләре, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр һәм концертлар узачак.
Быел шәһәр бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм 273 гаиләгә - гомуми суммасы 1 млн. сумнан артык күләмдә күрсәтеләчәк. Ике һәм аннан да күбрәк инвалид балалары булган 106 гаилә, инвалид ата-аналар балигъ булмаган балаларны тәрбияли торган 43 гаилә, инвалид-балаларны тәрбияләүче 18 ялгыз инвалид- ана һәм балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче 106 ялгыз инвалид-ана алачак. Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан инвалид-балаларны тәрбияләүче гаиләләргә мөлкәткә салым буенча ташламалар бирелә. Бу тәҗрибә беренче тапкыр Казанда кулланылды һәм хәзер ТР Министрлар кабинеты кушуы буенча Татарстанның бөтен территориясендә трансляцияләнә.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә исәптә торучы ялгыз инвалидлар өчен социаль хезмәткәрләр заявкасы буенча фатир һәм йорт яны территорияләрен җыештыруда ярдәм оештырылачак, чәчтараш хезмәте күрсәтеләчәк.
Декабрь дәвамында «Казан» ат-спорт комплексы иппотерапиянең бушлай сеансларын (атларда дәвалау юлы) үткәрәчәк. Дәресләр көн саен 20 кеше өчен уздырылачак. 250-23-92 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.
Декаданы уздыру чорында Казанда масштаблы мәдәни программа планлаштырылган – мәдәният йортларында, музыка мәктәпләрендә, китапханәләрдә, яшүсмерләр клубларында, мәгариф учреждениеләрендә һәм спорт мәктәпләрендә 300-дән артык чара узачак. Моның белән бергә шәһәрнең иҗат коллективлары интернатларда, тернәкләндерү үзәкләрендә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мәктәпләрдә дә чыгыш ясаячак.
Бүген «Академия» концертлар залында (Универсиада Авылы, 35) «Игелекле дулкын»III Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең гала-концерты узачак. Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар Россия эстрадасы артистлары Юлия Савичева, Юлианна Караулова, Елка һәм М-Band төркеме белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак.
3-нче декабрь көнне Ленин исемендәге мәдәният йортында инвалидлар өчен традицион гомумшәһәр бәйрәм концерты узачак.
10-нчы декабрьдә Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Көчле рухлылар» дип исемләнгән спорт бәйрәме узачак. Чара программасында өстәл теннисы, шахмат, шашка һәм дартс буенча ярышлар каралган.
«Ярдәм» укыту-тернәкләндерү үзәгенең спорт залында беренче тапкыр Республика инвалидлар җәмгыяте командасы һәм Казан Башкарма комитеты командасы арасында футбол буенча иптәшләрчә матч узачак.
18-нче декабрьдә «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар» физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең сәнгать иҗаты фестиваленең гала-концерты була. Быел фестиваль республиканың, Мәскәү һәм Самара өлкәсенең 20 интернатыннан һәм балалар йортларыннан 1000 катнашучыны берләштерде.
Белешмә өчен
Бүгенге көндә Казанда 87 меңгә якын инвалид яши, шуларның 4863-е – балалар.