В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда бу җәйдә «Тормыш агачы» проекты кысаларында ике чара узачак: «ТР халыкларының җиде туе» һәм «Балачак йолалары».
Аларның беренчесе 3 нче июльдә 18:00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта үтә. Кичәдә шәһәрлеләр һәм Казан кунаклары республиканың төп халыкларының туй гореф-гадәтләре турында белә алачак. Җиде милли ишегалдында Татарстан районнарының фольклор коллективлары интерактив программалар тәкъдим итәчәк.
Бәйрәмнең кунаклары өчен шулай ук тематик мастер-класслар, «Кодагыйда кунакта» мәйданчыгы, кияү һәм кәләшләр парады һәм «ХХ–ХXI гасыр фотографлары күзлегеннән Идел буе халыкларының туй йолалары» фотокүргәзмәсе оештырачаклар. Бәйрәмнең иң яшь катнашучыларына балалар өчен мастер-класслар зонасы эшләячәк. Сәхнәдә Татарстан, Мари Эл, Чувашия һәм Удмуртиянең фольклор ансамбльләре чыгыш ясаячак.
Икенче чара – «Балачак йолалары» – 7 нче августта 18:00 сәгатьтә шулай ук Горький исемендәге паркта узачак. Кунакларга бала туу, исем кушу, саклаулар һәм халык уеннары белән бәйле традицияләрнең күптөрлелеген тәкъдим итәчәкләр.