Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.10.2023, 08:20

Казанга туристлар агымы 8 айда 2,8 млн кеше тәшкил итте

Казан кунакханәләренең сигез ай эчендә йөкләнеше 66,1% тәшкил итә, бу Санкт-Петербургтагыдан (65,7%) бераз югарырак һәм Мәскәүдәгедән (70,1%) бераз түбәнрәк. Казан кунакханәләренең иң зур йөкләнеше гадәттә җәй айларына туры килә һәм август аенда күзәтелә – 89,44%. Казанда барлыгы 8 меңнән артык номер сыйдырышлы 230 кунакханә һәм хостел эшли. 

Клиентларның мәгълүматларын шәхессез форматта анализлаучы «СберАналитика» сервисы мәгълүматлары буенча, Казан кунакларының 63% тан артыгы – күрше төбәкләр һәм башкала халкы. Мәсәлән, туристларның 12,6% ы – Мәскәүдән, 10% ы – Башкортстаннан, 6% ы – Самар өлкәсеннән, 5,7% ы – Чувашиядән, 5,6% ы Мәскәү өлкәсеннән килгән. Туристлар агымының 5% ы – Удмуртия, Марий Эл һәм Ульяновск өлкәсе халкына, 4% ы Свердловск өлкәсе һәм Санкт-Петербург халкына туры килә. 

Казан кунакларының 61% тан артыгы – хатын-кызлар. Туристның уртача яше 40 яшь тәшкил итә, ә шәһәрдә уртача тору вакыты 4 көнгә кадәр арткан. 

Туристларның яраткан урыны булып традицион рәвештә Казан Кремле кала, анда 3,3 млн кеше булган, бу узган елның шул ук чорына караганда 15% ка күбрәк. Чәкчәк музеена – 33,5 меңнән артык кеше (+19,4%), «Шәһәр панорамасы» музеена – 45 меңнән артык кеше (+11%), «Казан Ривьерасы» аквапаркына – 494 мең кеше (+14,5%) килгән. «Түбәтәй» ретро-трамваенда 622 кеше йөргән, Казанка акваториясе буенча «Вдохновение – 2016» елга трамвайчыгында 44,4 мең кеше экскурсия ясаган. 

2023 елның 8 аенда туристларның чыгымнары күләме (карталар буенча) 16,07 млрд сум тәшкил итә, 2022 ел күрсәткеченнән 59% ка артык. Туристларның чыгымнары структурасында якынча 24% – җәмәгать туклануы объектларына, 22% азык – төлек кибетләренә, якынча 21% хезмәтләргә, күңел ачуларга, кунакханәләргә һәм хостелларга түләүгә туры килә. Җәмәгать туклану йортларында туристларның уртача чегы – 867 сум, азык-төлек кибетләрендә 680 сум тәшкил итә, сәяхәтчеләр хезмәт күрсәтүгә уртача – 2427 сум, күңел ачуларга – 1268 сум, кунакханәләрдә һәм хостелларда урнаштыруга 1971 сум сарыф итә. Кафе, бар һәм рестораннарда туристларның чыгымнары 61,3% ка арткан – 2022 елда 2,18 млрд сум булган, 2023 елда бу сумма 3,5 млрд кадәр җиткән. 

8 ай йомгаклары буенча банк карталары буенча туристларның уртача көнлек чыгымнары тәүлегенә бер кешегә 2,71 мең сум тәшкил итә. 

Гыйнвардан августка кадәр Казанның Габдулла Тукай исемендәге халыкара аэропорты 3,4 млн пассажирга хезмәт күрсәтте, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26,4% ка күбрәк. Бүгенге көндә аэропорттан 68 юнәлеш буенча очарга мөмкин, шуларның 44 е – эчке, 24 е – халыкара. Казаннан Истанбулга, Актауга, Владикавказга, Череповецкига, Кировка яңа очыш программалары эшли башлады. 

Казанның Елга порты навигация чорында (апрельдән августка кадәр) 214,2 мең туристка хезмәт күрсәткән, бу узган ел белән чагыштырганда 56,8% ка күбрәк.

Барлык пресс-релизлар