Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.11.2021, 09:01

Казанда эшсезлек дәрәҗәсе 1,25 процентка кадәр кимегән

2021 нче елның 1-нче октябренә Казанның мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 8021 кешегә кадәр кимегән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 75%-ка азрак. Ел башыннан эшсезлек дәрәҗәсе 2,66%-тан 1,25%-ка кадәр төшкән. Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1-нче октябренә эшсезлек дәрәҗәсе 5,08%, ә эшсезләр саны 32 мең 701 кеше тәшкил иткән.

Сентябрь ахырына Казанның Хезмәт базарында бер эшсезгә 2,5 вакансия туры килә. 63%-тан артыгы эшче белгечлекләргә туры килә. Төзелеш өлкәсендәге һөнәрләргә, «завод»тагы белгечлекләргә, транспортчыларга, сәүдә һәм җәмәгать туклануы хезмәткәрләренә ихтыяҗ зур һәм тотрыклы. Медицина хезмәткәрләренә дә сорау зур, табиблар да, кече медицина персоналы да кирәк.

Барлык пресс-релизлар