В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2019 елда Казанда гаиләдә икенче һәм аннан соңгы балалар беренче балаларга караганда 12%-ка күбрәк туган - 11008 һәм 8676 бала. 280 гаиләдә игезәкләр дөньяга килде, 5 гаиләдә өч игезәк бала туды. Узган еллардагы кебек үк, Казанда малайлар кызларга караганда күбрәк туган (малайлар – 52%, кызлар – 48%). Узган ел Татарстан башкаласында барлыгы 19684 бала тууы теркәлгән, бу 2018 елга караганда 6,3%-ка кимрәк.
Исегезгә төшерәбез, Казанда туучылар санының тарихи максимумы 2016 елда, 24564 бала туган вакытта, ә тарихи минимум – 20 ел элек булган иде: 1999 һәм 2000 елларда 9000-нән азрак бала дөньяга килгән. 2000 еллар башыннан туучылар саны арта башлады һәм 2010 елдан җиде ел дәвамында Казан демографик рекордлар куйды. Хәзерге вакытта, нигездә, туксанынчы еллардагы аз санлы буын вәкилләре ата-аналар булу сәбәпле, соңгы өч елда туучылар санының аз булуы күзәтелә.
Соңгы алты елда иң киң таралган исемнәр өчлеге үзгәрешсез кала бирә. Малайлар арасында: Әмир, Кәрим һәм Тимур. Кызлар арасында: София, Ясминә, Әминә. 2019 елда кушылган иң сирәк исемнәр: Бронислав, Талмир, Дарий, Нурислам, Тимербулат, Славяна, Лакшми, Ильбар, Гөльяз, Маруся.