В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2019 елда Казанда торак секторда 788 янгын һәм көнкүреш чүп-чары һәм коры үләнгә 787 тапкыр ут кабу очрагы теркәлде. Янгын сүндерүчеләр тырышлыгы белән 132 кеше коткарылды.
Янгыннарның 46%-ы шәхси һәм күпфатирлы торак йортларда булды. Янгын активлыгының иң югары ноктасы март-июнь айларына туры килде. Бу чорда 588 янгын очрагы теркәлде, шул исәптән каты көнкүреш калдыкларын сүндерергә – 239 тапкыр, коры үләндә чыккан янгынны сүндерергә 101 тапкыр бардылар.
Янгыннарда 112 кеше зыян күрде, 34 кеше һәлак булды. Янгыннарда һәлак булучыларның яки гаеплеләрнең күбесе исерек хәлдә булган. Ут белән саксыз эш итү, балалар шуклыгы һәм төзек булмаган көнкүреш техникасы куллану янгын чыгуның төп сәбәбе булып тора.
2016 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган хәйрия программасы кысаларында янгыннарны булдырмау максатыннан ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Башкарма комитетның Гражданнар саклау идарәсе коткаручылары 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче, күп балалы гаиләләр һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр фатирларында автоном "янгын хәбәрчесе" урнаштырды. Узган ел шундый 1625 җайланма 550 фатирда урнаштырылды, шул исәптән 879 "хәбәр итүче" – шәһәр бюджеты хисабына.
Ел башыннан бирле 44 сәүдә-күңел ачу үзәгендә, шулай ук массакүләм бәйрәм чаралары үткәрү урыннарында һәм хуҗасыз биналарда янгын куркынычсызлыгын тикшерү узды. Нәтиҗәдә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча 11 күрсәтмә бирелде, янгын куркынычсызлыгы буенча 237 белешмәлек таратылды. Моннан тыш, елга ике тапкыр янгын куркынычы чорына әзерлек һәм элек бирелгән күрсәтмәләрне һәм кисәтүләрне үтәү буенча торак массивларны тикшерү үткәрелә. 2019 елда күрсәтмәләрдә 25 җитешсезлек ачыкланды. Профилактик тикшерүләр вакытында торак массивларда яшәүчеләр белән 685 аңлату әңгәмәсе үткәрелде һәм 17 меңнән артык белешмәлек таратылды.
Күп фатирлы торак фондта Башкарма комитетның Гражданлык яклау идарәсе янгын сүндерү частьләре һәм идарәче компанияләр хезмәткәрләре белән берлектә 37 махсус тикшерү үткәрде.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе балансында торучы 4479 янгын гидранты даими контроль астында тора. 2019 елда 321 янгын гидранты төзекләндерелде.
Узган ел дәвамында оешма җитәкчеләре, баш белгечләр һәм янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы вазыйфаи затлар арасыннан 272 кеше мәҗбүри янгын-техник минимум буенча белем алды.