В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2019 елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы һәм Татарстан башкаласында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү республика программасы кысаларында сигез иҗтимагый киңлек төзекләндереләчәк. Бу максатларга 1 млрд 488 млн сум бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан – 458 млн сум, республика бюджетыннан – 1 млрд 30 млн сум.
Идел буе районында «Дубрава» урман паркының керү төркемен төзекләндерүгә керешәчәкләр. Проектның төп максаты - урман-парк зонасының гамәлдәге ландшафтын саклау. Җәяүлеләр сукмакларын, функциональ мәйданчыкларны, балалар мәйданчыгы элементларын, таганнар һәм эскәмияләрне матурлап урнаштыру концепциясе нигезенә агач тамырлары образы салынган. Прокат, кафе һәм җәмәгать транспортының җылы тукталышлары павильоннары агач кисү стилендә табигый материаллардан эшләнәчәк. Моннан тыш, прокат павильоны табигый яшел түбә белән җиһазландырылачак. Трассировка урманга килүчеләр һәм спортчылар төркемен аеруны күздә тота.
Яңа Савин районында Әпсәләмов урамы буенча җәяүлеләр бульварын төзекләндерү эшләре төгәлләнә, ул Җиңү паркын Казансу елгасы яр буе белән тоташтырачак. Бу транзит зона «Истанбул» һәм «Ак чәчәкләр» скверларын үз эченә ала. Быел Четаев урамыннан Чистай урамына кадәр участок төзекләндереләчәк. Биредә балалар өчен «Лабораториум» уен киңлеге булдырылачак, күпфункцияле павильон төзеләчәк, ял итү зоналары ясалачак.
Киров районында 2017 елда башланган Аккош күле системасы тирәсендәге территорияне төзекләндерү дәвам итәчәк. Яр буе зоналарын төзекләндерү концепциясе нигезендә күл киңлекләрен җәяүлеләр, чаңгы һәм велосипед маршрутлары челтәре ярдәмендә берләштерү принцибы ята. Быел Зур Аккош күлендә пляж төзекләндереләчәк, җәяүлеләр өчен төп бәйләнеш сукмаклары салыначак, яктырту җайланмалары, бәдрәф модульләре һәм пляж өчен кирәк-яраклар урнаштырылачак, шулай ук инженерлык челтәрләре сузылачак.
Совет районында Дәрвишләр бистәсендә Комсомол күле пляжын төзекләндерү планлаштырыла. Биредә кече архитектура формалары урнаштырырга уйлыйлар, периметр буенча куаклар һәм агачлар утыртачаклар. Реконструкция барышында халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен тоткарлыксыз керү мөмкинлеге тәэмин ителәчәк, уңайлы җәяүлеләр юлы төзеләчәк һәм урамда яктырткычлар урнаштырылачак. Урман өлешендә карагачтан җәяүлеләр юлы сузылачак һәм воркаут өчен зона торгызылачак.
Вахитов районында Кабан күле яр буен төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Ул Шиһабетдин Мәрҗани урамына кадәр озайтылачак, гомуми озынлыгы 1,5 км тәшкил итәчәк. Биредә 30 яңа объект, шул исәптән күзәтү мәйданчыклары, су буенча җәяүлеләр юлы, амфитеатр, яңартылган су-ишкәк спорты мәктәбе, йога өчен мәйданчык, спорт һәм балалар мәйданчыклары, ана һәм бала өчен бүлмәле павильон, туклану нокталары, таганнар, ял итү зоналары һәм барбекю барлыкка киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Кабан күле яр буен төзекләндерү проекты «Turenscape» Россия-Кытай консорциумы тарафыннан эшләнгән.
Шулай ук агымдагы елның планнарында - «Казан» гаилә үзәге территориясендә инженерлык коммуникацияләре системасын урнаштыру һәм Орджоникидзе скверында һәйкәл һәм постаментны ремонтлау.
Моннан тыш, Казанның Юдино поселогында Май башында мемориаль комплекслы Дан аллеясы территориясен төзекләндерү тәмамланды, ул Гражданнар сугышы герое Ян Юдин кабере белән монументны һәм Мәңгелек утны үз эченә алган.
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «Татарстан Республикасы хезмәтләре» мобиль кушымтасында 2020 елда төзекләндерүгә мохтаҗ территорияләрне сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә.
Соңгы 8 елда Казанда 4,5 млрд сумнан артыкка 70 объект яңартылган һәм төзелгән (50 ял урыны яңартылган, 20 урын булдырылган), парк зоналарының гомуми мәйданы 131 гектарга арткан. Бүген Казанда гомуми мәйданы 379 гектар булган 143 парк һәм сквер бар.