В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2020 елда Казанда 14427 фатирга исәпләнгән 693,4 мең кв. м мәйданлы 52 күпфатирлы йорт төзелгән, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча 2257 фатирга исәпләнгән 123 мең кв.м мәйданлы 8 торак йорт. Моннан тыш, 191 мең кв. м шәхси торак йорт файдалануга тапшырылган. Шәхси торак төзелеше өлеше торакны файдалануга тапшыруның гомуми күләменең 22%-ын тәшкил итә.
Барлыгы 884 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган. Якынча мәгълүматларга караганда, файдалануга тапшырылган торак күләме буенча Татарстан Республикасы башкаласы Идел буе федераль округында беренче урында тора.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Казанда төзелгән торак күләме Татарстан Республикасында төзелгән гомуми торак күләменең 33%-ын тәшкил иткән. Казанда 1 кешене торак белән тәэмин итү 27 кв. метрга җиткән, бу үткән ел белән чагыштырганда 0,6 кв. метрга күбрәк (Россия буенча – 26,2 кв. м).
Девелоперлар мәгълүматлары буенча, Казанда фатирларның 30%-тан артыгын республикадан читтә торучылар сатып ала.
12 ай эчендә төзелеш өлкәсендә эшләр күләме 37,7 млрд. сум тәшкил иткән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 2%-ка артык. Узган елда Казанда күп фатирлы 52 торак йорт, социаль билгеләнештәге 27 объект, 34 җитештерү һәм склад бинасы, 55 административ-сәүдә объекты төзелгән.