В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел Казанда юл эшләрен уздыруга республика һәм федераль бюджетлардан 11,7 млрд сум бүлеп бирелгән. Шуның 2,9 млрд сумы урам-юл челтәре объектларын ремонтлауга, шул исәптән 640 млн сумы «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты кысаларында, 6,5 млрд сумы юл объектларын проектлауга, төзү һәм реконструкцияләүгә, 2,3 млрд сумы «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга.
«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Совет районының Гәрәев, Старательный тыкрыгы, Хезмәт, Белинский, Беломорск, Гагарин, Гладилов, Голубятников, Лесная, Магистраль һәм Маршал Чуйков урамнарының, гомуми озынлыгы 13,5 км булган, 11 участогын ремонтлау башкарылачак.
Моның белән беррәттән, юлларның һәм квартал эчендәге юлларның аеруча таушалган участокларын төзекләндерәчәкләр. Программаны төзегәндә, узган еллардагы кебек үк, исемлеккә шәһәр халкының иң күп тискәре бәяләмәләре булган урамнар кертелгән, шул исәптән «Халык контроле» системасында һәм «Халык фронты» иҗтимагый хәрәкәтенең «Беткән юллар картасы» интерактив проектында. Алар арасында гомуми озынлыгы 11 км булган Азин, Кол Гали, Себер тракты, 3 нче Кленовая урамнары, Япеев, Бертуган Батталовлар урамнары һәм башкалар бар.
Моннан тыш, агымдагы елда төзекләндерелә торган ишегалды территорияләренә, шулай ук социаль объектларга илтүче 68 мең кв.м мәйданда 78 квартал эчендәге машина юлларын ремонтлаячаклар.
Шәһәрнең 10 бистәсендә - Әмәт, Старые Горки, Вознесенское, Константиновка, Северный, Борисоглебское, Залесная, Аракчино, Плодопитомник, Борисково һәм башкаларда – 57 мең кв.м мәйданда 22 юлны ремонтлау планлаштырылган.
Биш бакча ширкәтенә («Акинское», «Домостроитель», «Строитель №1», «Совет» һәм «Залив») 700 бакча участогы урнашкан, гомуми озынлыгы ике ярым чакрым чамасы булган дүрт керү юлы төзекләндереләчәк.