Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.03.2021, 09:59

Быел «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте 11 км җылылык челтәрләрен һәм 4 котельныйны төзекләндерәчәк

2021 елда «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте җылылык белән тәэмин итү инфраструктурасын 251 млн сумга ремонтлауны планлаштыра. 11,05 км җылылык челтәре һәм 0,5 км кайнар су белән тәэмин итү челтәре реконструкцияләнәчәк, 4 котельный модернизацияләнәчәк, 5 котельный бинасы һәм 1 төтен торбасы реконструкцияләнәчәк, 18 бина һәм 10 төтен торбасы капиталь ремонтланачак. Моннан тыш, агымдагы елда Космонавтлар,21 адресы буенча котельныйны кулланудан чыгарып, кулланучыларны үз чыганакларына (Космонавтлар, 12) күчерү планлаштырыла.

Узган ел җылыту сезонын ышанычлы үтүне тәэмин итү максатыннан 256 млн сумлык җылылык-энергетика җиһазларын реконструкцияләү һәм ремонтлау эшләре башкарылган. Уздырылган чаралар җылыту сезонын аварияләрсез узарга мөмкинлек бирде.

Предприятие планлы рәвештә биналары һәм җиһазлары үз ресурсларын эшләгән нәтиҗәсез котельныйларны эксплуатацияләүдән чыгара. Узган ел «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте филиалы квартал җылылык бирү станцияләренең җылылык челтәрләренә кулланучыларны күчерү белән Лобачевский урамы, 15/32 адресы буенча урнашкан котельный эксплуатациядән чыгарылган

«Юл-урам челтәрен ремонтлау. Тышкы яктырту элементларын ремонтлау» программасы кысаларында шәһәрнең 60 урамында, тротуарларны һәм юлларны да кертеп, тышкы яктырту челтәрләрен урнаштыру планлаштырыла. Урамнарны яктырту программасы буенча Татарстан Республикасы торак пунктларында Салмачы, Константиновка, Вознесенское, Залесный, Яңа Вишневка торак массивларында 80-нән артык урамны яктырту планлаштырыла. Барлыгы 2,3 меңнән артык яктырткыч урнаштыру күздә тотыла.

Барлык пресс-релизлар