В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
БРИКС уеннарында катнашу өчен Казанга 4,7 мең спортчы һәм делегация әгъзалары килүе көтелә, шуларның 3,6 меңе – чит ил вәкилләре.
БРИКС уеннары Татарстан башкаласында 2024 елның 10-26 нчы июнендә узачак, чара 74 илдән, шул исәптән, Россияне дә кертеп, БРИКСта катнашучы 10 илдән, барлыгы 4,7 меңнән артык кешене җыячак.
Ярышлар 29 спорт төре (20 се – Олимпия төрләре, 9 ы – Олимпия булмаган төрләр) буенча оештырылачак. 27 дисциплинада ярышлар Казанда үтәчәк: бокс, брейкинг, пляж волейболы, пляж гандболы, байдаркада һәм каноэда ишү, ишү спорты, дзюдо, каратэ, көрәш, билбаулы көрәш, җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү, суга сикерү, самбо, синхрон йөзү, скейтбординг, спорт көрәше, спорт гимнастикасы, теннис, ушу, фехтование, баскетбол ике төр ярышы, футбол ике төр ярышы, нәфис гимнастика, шахмат, авыр атлетика, бадминтон һәм ат спорты.
Бөтенроссия бию спорты, брейкинг һәм акробатик рок-н-ролл федерациясе тагын ике спорт төре (брейкинг һәм акробатик рок-н-ролл) буенча ярышларны Мәскәүдәге объектларның берсендә үткәрү инициативасы белән чыкты. Инициатива федераль Оештыру комитеты утырышында кертеләчәк. 389 комплект медаль уйнату планлаштырыла.
Уеннарны ачу тантанасы Россия көнендә, 12 июньдә узачак.
Россия җыелма командасы составына 1,1 меңгә якын кеше керәчәк.
Казанның спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче спортчылар – милли җыелма командалар составына кандидатлар. Хәзерге вакытта исемлек төзелә.
БРИКС уеннарына 18 спорт объекты җәлеп ителәчәк, шуларның 17 се – Казанда: Үзәк стадион, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге, Казан теннис академиясе, «Ак Барс» көрәш сарае, Спортның су төрләре сарае, «Б.Рәмиев исемендәге ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк, «УРАМ» яшьләр экстрим-паркы, Гимнастика үзәге, Ишкәкле спорт төрләре үзәге, Спортның пляж төрләре комплексы, «Татнефть Арена» боз сарае, Волейбол үзәге, Казан ЭКСПО, «Буревестник» йөзү бассейны, Бадминтон үзәге, «Тулпар» спорт комплексы. Бер объект – Мәскәүдә.
Катнашучы командалар делегацияләренең төп өлешен Универсиада авылында урнаштыру планлаштырыла.
Уеннар 23 нче июньдә «Сабантуй» халык бәйрәме белән ябылачак.