В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел Казанда тугыз җәмәгать киңлеген төзекләндерү эшләре бара, финанслау 941 млн сум күләмендә каралган. Барлык объектларның гомуми әзерлеге 60% тәшкил итә.
Кече Акчарлак күлендә һәм Балыкчы бакчасында эшләр тәмамланып килә. Узган ел ачылган 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе янындагы паркны кече архитектура формалары белән җиһазландыралар. Балыкчы бакчасында балалар өчен зур тематик мәйданчык монтажланган инде, тышкы яктырту, юл өслекләре һәм видеокүзәтү системасын урнаштыру буенча эшләр финал стадиядә.
Татарстан Республикасы төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында реконструкциянең беренче чираты бара – фонтанны ремонтлау һәм аның янәшәсендәге территорияне төзекләндерү буенча беренче чираттагы эшләр башкарыла.
Беренче чират кысаларында «Светлая долина» ТК янындагы паркны төзекләндергәндә Нокса елгасын экореабилитацияләү чараларына аерым игътибар бирелде. Елга участогын чүп-чардан, ауган агачлардан, корыган ботаклар һәм ташлардан, агач төпләреннән һәм зур күләмле чүпләрдән чистарттылар. Яр буе территориясеннән 1800 тоннадан артык калдык чыгарылган. Экологик хәлне яхшырту өчен территорияләрне өстәмә яшелләндерү эшләре алып барыла.
Иске Татар бистәсенең Юнысов мәйданында беренче чират кысаларында эшләр дәвам итә – брусчатка, агач настил һәм сукмак өчен плитәләр урнаштырыла, шулай ук Фатыйх Кәрим урамы ягыннан тротуарны киңәйтәләр.
Бу атнада Салават Күпере паркында иң актив эш этабы башланачак. Кече архитектура формаларын, балалар һәм спорт җиһазларын монтажлау эшләре башкарылачак. Икенче чират территориясендә сулыкны төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Монда Аккош күлләре системасын экореабилитацияләгәндә кулланылган технология белән охшаш технология кулланыла.
Азино-1 микрорайонындагы Бөек Ватан сугышы ветераннары аллеясында һәм Академик Парин урамындагы скверда (аларны төзекләндерү 2015-2016 елларда башкарылган иде) җәяүлеләр юлларына ремонт ясала, тузган җиһазлар алмаштырылачак.
Шулай ук быел «Татарстан көзгеләре» экопроекты тормышка ашырыла – Авиатөзелеш районында Зур Зәңгәр күл территориясен төзекләндерү эшләре бара. Хәзерге вакытта шарлавыкның ярларын ныгыту эшләре бара. Күптән түгел вакытлыча су үткәрү урыны урнаштырылган иде һәм терәк диварны ныгыттылар. Төбен һәм ландшафтлы таш белән күмелгән урыннарны ныгыту буенча эшләр башланган. Яр ныгыту эшләрен 60% ка башкару якын-тирә территорияне төзекләндерүгә керешергә мөмкинлек биргән. Быел тышкы яктырту һәм су белән тәэмин итү челтәрләре үткәрү, сервис үзәге урнаштыру һәм юл өслекләрен җәю планлаштырыла.