В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Агымдагы елның апрелендә Казанда 83 янгын теркәлгән, шуларның 18-е торак секторда. Аларның 17-сенең сәбәбе коры үлән яну, 6сының – камышлар яну, тагын 29-ының каты көнкүреш калдыклары яну. Ел башыннан бирле шәһәр территориясендә 315 янгын булган, аларда 7 кеше үлгән, 22 кеше зыян күргән, 18 кеше коткарылган.
Махсус янгынга каршы режим чорында 26-нчы апрельдән 16-нчы майга кадәр учак ягу, янгын куркынычы янаган эшләр уздыру тыела һәм башка чикләүләр кертелә. Аерым алганда, коры үлән һәм чүп-чар яндырырга, ачык һавада азык әзерләргә ярамый. Тыю ачык учакка гына түгел, урман массивлары белән чиктәш торак массивларында мангалларга да тарала. Урман-парк зоналарында һәм урман белән чиктәш территорияләрдә пиротехника кулланырга ярамый.
Торфлы туфракларда, янып тишелгән мангалларда учакларны яндыру, җил тизлеге секундына 5 метрдан артык булганда, учакларны караучысыз калдыру тыела.
Дачада шашлык әзерләү җилсез һава торышы вакытында, махсус әзерләнгән бетон яки 2х2 метрлы гравий белән капланган мәйданчыкта, корылмалардан 6 метрдан да ким булмаган ераклыкта, су белән чиләк булу мәҗбүри, рөхсәт ителә. Чүп яндыру, югарыда санап үтелгән куркынычсызлык чараларын үтәгәндә, капкачлы металл мичкәләрдә рөхсәт ителә.
Урман массивына якын участокларның Россиядә гамәлдә булган нормалары нигезендә аларның янгын куркынычсызлыгын хуҗалар үзләре күзәтергә тиеш. Участок милекчеләре якындагы территорияне коры ботаклардан, ауган агачлардан һәм башка потенциаль «ягулык» чүп-чардан үзлегеннән чистартырга, янгын куркынычы булган объектларыннан азат булган 10 метрлы буфер төзергә яки янгынга каршы 0,5 метр киртә белән милекне сакларга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим шартларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга 4-5 мең сум күләмендә административ штраф салуга китерә; вазыйфаи затларга – 20-40 мең сум; юридик затларга – 300-500 мең сум.