В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Базарның шактый үсүе сәбәпле, Казанның Тышкы реклама идарәсе базар уенчылары һәм экспертлар белән киңәшләшкәннән соң реклама конструкцияләрен урнаштыру схемасына үзгәрешләр кертү инициативасы белән чыкты. Проект нигезендә цифрлы форматтагы конструкцияләр өчен 13 яңа урын һәм статик еврощитлар өчен 20 урын каралган. Нәтиҗәдә, Казанның 3х6м еврощитлар базарының сыешлыгы 7,6% ка артачак – 2 884 яктан 3104 якка кадәр.
Исегезгә төшерәбез, тармакта тәртип урнаштыру буенча күпьеллык эш нәтиҗәсендә Казан Россиянең реклама базарында лидерларның берсе булып санала. 2018 елда Казанның Башкарма комитеты реклама конструкцияләрен урнаштыру хокукына чираттагы сату-алулар уздырды. Узган биш елда, белгечләр бәяләвенчә, пандемия һәм санкцияләр белән бәйле кыенлыкларга карамастан, Казан шәһәренең реклама базары күләме 675 млн сумнан 900 млн сумга кадәр – 35% ка арткан.
Бу динамика берничә төп сәбәп белән аңлатыла. Беренчедән, шәһәрнең актив үсеше бара. 5 ел эчендә Казанда яшәүчеләр саны 63 мең кешегә арткан, бу Яшел Үзән шәһәре халкы белән чагыштырырлык. 5 ел эчендә 5 млн кв.м якын торак файдалануга тапшырылган, ә Казан юлларының озынлыгы 130 км арткан, Казан икътисадына инвесторлар кертемнәре 51,8% ка арткан һәм 2022 елда 288,5 млрд сум тәшкил иткән. Нәтиҗә буларак – шәһәр картасында реклама конструкцияләрен урнаштыру схемасында файдаланылмаган яңа территорияләр барлыкка килде.
Тышкы реклама базары үсешенең икенче мөһим сәбәбе — цифрлы мәгълүмат чараларының зур үсеше һәм реклама бирүчеләрдә аларга ихтыяҗның югары булуы. Казан операторлары да digital-форматларны актив үстерәләр. 2018 ел схемасына салынган мөмкинлекләр аркасында хәзер бу статик реклама конструкцияләрен цифрлы конструкцияләргә алыштыру аша бара. Барлыгы схемада цифрлы экранлы 158 еврощит урнаштыру мөмкинлеге салынган. Хәзер мондый конструкцияләр 120, ә ел ахырына барлык 158 еврощитны цифрлы экраннар белән җиһазландыру планлаштырыла. Әмма, Казанның тышкы реклама базары катнашучылары бәяләвенчә, бүгенге көндә булган конструкцияләр күләме digital-экраннарда урнаштыруга ихтыяҗны капламый, һәм бу дефицит үсәчәк. Реклама конструкцияләренең тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе үткәргән коммерция рекламасы белән тутырылуын мониторинглау мәгълүматлары шулай ук цифрлы өслекләргә кызыксынуның үсүе турында сөйли. Әгәр ике ел элек аларның тулылануы 50% тан артмаган булса, 2023 елның уртасында ул рекордлы дәрәҗәгә чыкты – 87%.
Моннан тыш, юлларны төзү һәм реконструкцияләү зонасында демонтажланган реклама конструкцияләрен тулыландыру зарурлыгы барлыкка килде. 2018 елдан шул сәбәпле 24 конструкция буенча килешүләр өзелгән, тагын 30 конструкция вакытлыча демонтажланган. Демонтажларның төп өлеше эре төзелеш мәйданчыклары зонасына туры килде: Вознесение тракты, Горький шоссесы киңәю, Фучик урамында метро төзелеше.
Реклама конструкцияләрен урнаштыру схемасында яңа урыннарны проектлау базар катнашучыларының фикерен, шулай ук шәһәр территорияләрен үстерүнең перспективалы планнарын, мәдәни мирас объектларын саклау зоналарын, ГОСТ таләпләрен исәпкә алып эшләнә. Яңа урыннарның урнашуы алар гамәлдәге урыннарның коммерция ягыннан җәлеп итүчәнлеген киметмәсен һәм шул ук вакытта шәһәрнең барлык районнарын максималь рәвештә колачларлык итеп сайланган. Беренче чиратта элегрәк реклама конструкцияләре урнаштырылмаган урамнар яки урам участоклары кулланыла мәсәлән, Глушко, Тихорецк, Техника, Копылов, Губкин, Кол Гали, Мир, Вознесение тракты, Бертуган Батталовлар, Петр Витер урамнары. Шулай итеп, яңа адрес программасы кисешмичә, бары тик гамәлдәгесен тулыландыра.
Цифрлы экранлы конструкцияләр өчен урыннар муниципаль норматив актлар таләпләренә туры китереп проектлана: торак йортлар, мәгариф учреждениеләре, сәламәтлек саклау учреждениеләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләре биләгән объектлар тәрәзәләреннән 50 метрдан да ким булмаган ераклыкта.