Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.08.2019, 08:00

Казанда 2725 укучы өчен яңа уку елына ике мәктәп төзелгән

Быел Белем көне дүшәмбе, 2-нче сентябрьдә, 138 мең Казан укучысы өчен узачак, бу узган уку елы белән чагыштырганда 9 меңгә күбрәк. Балалар бакчаларына 20 меңгә якын яңа бала җибәрелгән, узган ел белән чагыштырганда бу сан 3 меңгә күбрәк. Капиталь ремонт тәмамлангач һәм яңа балалар бакчалары ачылганнан соң тагын 2 меңгә якын мәктәпкәчә яшьтәге бала юнәлеш алачак. Балалар бакчаларында барлыгы 72 меңнән артык бала тәрбияләнә.

«Весна» торак комплексында һәм Р.Гәрәев урамында 2725 урынга исәпләнгән күппрофильле лицей үз ишекләрен ачачак. Ике лицей да «Тулы көн мәктәбе» программасы буенча эшләячәк, аларда өстәмә белем бирү хезмәтләренең киң сайлап алу мөмкинлеге биреләчәк. 93-нче номерлы гимназиягә, 114-нче номерлы һәм «СоЛнЦе» мәктәпләренә янкормалар төзелеше тәмамланып килә. Әмма 19 мең укучыга икенче сменада укырга туры киләчәк.

Яңа уку елыннан шәһәрнең 4 мәктәбе (131-нче номерлы лицей, лицей-инженерлык үзәге, 7-нче һәм 19-нчы гимназияләр) Россия Фәннәр академиясенең терәк мәктәпләре буларак эшли башлаячак.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ике яңа ресурс сыйныфы ачылачак: РАС диагнозлы балалар өчен 51-нче номерлы мәктәптә, Даун синдромлы балалар өчен 180-нче номерлы гимназиядә. Гомумән алганда, үзенчәлекле балалар 37 гомуми белем бирү мәктәбендә укый ала. Быел мәктәпкә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 89 беренче сыйныф укучысы барачак, бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк.

Беренче уку көнендә Казанның 19 мең беренче сыйныф укучысы традиция буенча Мэриядән истәлекле бүләк – «Игелекле эшләр көндәлеге» алачак. Быел беренче тапкыр икенче сыйныф укучыларын да бүләкләячәкләр – бу мәгариф идарәсе заказы буенча эшләнгән Яшь эколог көндәлеге, ул балаларны табигатькә сакчыл карарга өйрәтәчәк.

Традиция буенча Белем көнендә мәктәпләрдә «Тынычлык дәресе» узачак, Игелек атнасы һәм «Экстремизмга – ЮК!» айлыгы старт алачак.

Уку елы башыннан сыйныф җитәкчеләре ассоциациясе эшли башлаячак, ул сыйныф җитәкчелегенә иң яхшы кадрларны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.

Яңа уку елында Казанда 166 мәктәп һәм 310 балалар бакчасы эшләячәк, шул исәптән 11 бакча яңа төзелгән.

Барлык пресс-релизлар