Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.07.2023, 07:50

Казанда 217 күпфатирлы йортка капиталь ремонт 76% ка башкарылды

Фото: Денис Гордийко

Казанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр физик күләмдә 76,12% ка башкарылган. Эшләрнең 28,8% ына кабул итү турында актлар рәсмиләштерелгән инде.

Быел программа 217 йортны үз эченә ала, шул исәптән 31 йорт узган елларны экономияләү һәм капиталь ремонтка кертем күләмен арттыру нәтиҗәсендә кертелгән. Моннан тыш, капиталь ремонт аз керемле булган 53 аз катлы йортта (2 дән 4 катка кадәр) уза. Соңгы 5 елда Казанда 385 шундый йорт ремонтланган.

Программаны финанслауның гомуми күләме өч чыганактан – милекчеләрнең, республика һәм шәһәр бюджетларының акчаларыннан 2,7 млрд сум тәшкил итә.

Эшләрнең аерым төрләре башкарыла: 80 йортта түбә ремонтлана, 47 корылмада фасад ремонтлана, 66 йортта үзәк җылыту системалары ремонтлана, 54 бинада – су агызу, 36 йортта – электр белән тәэмин итү, 55 һәм 25 бинада – салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү.

54 йортта 158 лифт алыштырылачак. Капиталь ремонт кысаларында илебездә җитештерелгән лифтлар урнаштырыла (Карачар механика заводы, Щербинск лифт төзү заводы, НижегородЛифтмаштан). Җиһазларны «ЛифтСтройКомпания» ҖЧҖ алыштыра.

Ике йортта янгынга каршы автоматика һәм төтен чыгару системасы алыштырылачак. Биш йортта һава торышын көйләү төеннәре урнаштырылачак. Ш.Усманов урамындагы 17 нче йортта эксперимент сыйфатында вентканалларны һәм төтен чыгару урыннарын сыгылмалы полимер җиңсәләр белән ремонтлау үткәрелә.

Быел капиталь ремонт программасына мәдәни мирас объектлары булган ике йорт кертелгән: Ульянов-Ленин урамы, 31 һәм Театр урамы, 5. Большая Красная урамындагы 59 нчы йорт-һәйкәлгә проект документациясе эшләнә.

Җылыту системасын, түбәләрне һәм фасадларны ремонтлау кебек сезонлы эшләр 15 нче августка кадәр башкарылырга тиеш. Программа буенча барлык эшләрне тәмамлау вакыты – 2023 елның 1 нче ноябренә кадәр.

Йортта капиталь ремонт белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча халык ТКХ комитетының «кайнар линиясе»нә (223-19-22) һәм район ТКХ бүлекләренә мөрәҗәгать итә ала. «Ачык Казан» системасында «Капремонт» дигән махсус бүлек ясалган.

«Төзү компанияләре консорциумы» ҖЧҖ быел төзелеш-монтаж эшләрен башкару буенча программаның генераль подрядчысы булды. Эшләрнең срокларын һәм сыйфатын тикшерүне Казан Башкарма комитеты – ТКХ комитеты (Техник заказчы), «СТН» МУП, ТР ТКХ фонды (программаның заказчысы һәм региональ операторы) һәм Казан шәһәр торак инспекциясе алып бара.

Барлык пресс-релизлар