В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ел башыннан Казанда 19,5 мең җинаять теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 4,1 процентка кимрәк. Шәхескә каршы җинаятьләр саны 1483-тән 1369-га кадәр кимегән. Милеккә каршы җинаятьләр саны 2,9%-ка кимегән. Агымдагы елда талау һәм караклык очраклары азрак булган, шулай ук урлау, шул исәптән шәһәр халкының фатирларыннан һәм торак йортларыннан. Машина, мототранспорт урлап качу очраклары саны кимегән. Җәмәгать урыннарында һәм шәһәр урамнарында җинаятьләр азрак кылынган.
6,5 меңнән артык (6591) җинаятьне кылуда гаепле кешеләр ачыкланган, шуларның һәр дүртенчесе авыр категория. Кеше үтерү, сәламәтлеккә авыр зыян китерү фактлары, җенси кагылгысызлыкка һәм талауга кагылышлы җинаятьләр буенча нәтиҗәлелек – 100%.
«Имин шәһәр» һәм «Имин ишегалды» программалары кысаларында урнаштырылган 12 меңнән артык видеокүзәтү камерасы ярдәмендә якынча 700 җинаять һәм 800 административ хокук бозу ачыкланган. Бүгенге көндә шәһәр паркларының һәм скверларының күпчелеге, шулай ук Казанның торак секторының 50%-тан артыгы видеомониторинг белән колачланган.
Профилактик чаралар кысаларында Казан полициясе хезмәткәрләре тарафыннан мең ярымнан артык превентив составтагы җинаять ачыкланган. Кабул ителгән чаралар кеше үтерү һәм аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү очраклары, шул исәптән көнкүреш сәбәпләр аркасында кылынган авыр җинаятьләр санын киметергә мөмкинлек бирде.
Җинаятьләрнең гомуми массивында киберҗинаятьләр сизелерлек өлешне тәшкил итә – ел башыннан банк карталарыннан һәм электрон счетлардан 2,5 мең урлау һәм элемтә һәм интернет чаралары ярдәмендә кылынган 3,5 мең мошенниклык очраклары теркәлгән.
Мондый җинаятьләрне ачу эше республика Эчке эшләр министрлыгының махсуслаштырылган бүлекчәсе, банклар, кәрәзле компанияләр һәм интернет-провайдер вәкилләре белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Ел башыннан полиция хезмәткәрләре әлеге категориядәге җинаятьләрне узган елга караганда ике тапкырга күбрәк ачкан.
Үткәрелә торган профилактик чаралар һәм халыкның үсә барган грамоталыгы мөлкәти характердагы дистанцион җинаятьләр үсешен киметергә мөмкинлек бирде. Тулаем алганда аларның саны 1%-тан артмаган. Узган елда бу күрсәткеч 63,5% тәшкил иткән, 2019 елда – 83,9%.
Ел башыннан 786 наркоҗинаять ачыкланган, шул исәптән 153 сату факты. Законсыз әйләнештән төрле чыгышлы 43,5 кг наркотик алынган, Казанга наркотик матдәләр китерү буенча 8 канал ябылган, шул исәптән бер халыкара канал. Җинаять җаваплылыгына тартылучылар саны 532-дән 688-гә кадәр арткан.
Икътисад өлкәсендә ачыкланган җинаятьләр саны 20%-ка арткан, шуларның өчтән бер өлеше коррупцион юнәлештә. Ачыкланган вазыйфаи җинаятьләр саны арткан (350-гә кадәр), шул исәптән ришвәтчелек фактлары (269-га кадәр). Икътисадый җинаятьләрдән гомуми зыян миллиард ярым сумнан артык тәшкил иткән, җинаять эшләрен тикшерү барышында 2,5 млрд сум тирәсе кире кайтарылган.
13 мең литрдан артык алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынган. 7 җинаять буенча җинаять эше кузгатылган.
19 яшерен уен салонының эше туктатылган, 400-дән артык уен җиһазы тартып алынган, 9 җинаять эше кузгатылган.