Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.10.2023, 08:56

ТР башкаласында 463 күп фатирлы йортның ишегаллары яңартылды

2023 елда Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 463 күп фатирлы йорт төзекләндерелде. Аларда 530 мең кв.метрдан артык юл ремонтланган, 5 мең парковка урыны булдырылган, 4,7 мең кечкенә архитектура формасы һәм 3,2 мең светодиодлы яктырткычлар белән 2,1 меңнән артык тышкы яктырту терәкләре урнаштырылган.

Быел программаны гамәлгә ашыруга 2,8 млрд сум акча бүлеп бирелде. Гомумән алганда, дүрт ел эчендә шәһәрдә 1819 йорт төзекләндерелгән, аларның гомуми мәйданы 2,5 млн кв.м тәшкил итте.

Хәзерге вакытта топ-200 рейтинг тавыш бирү нәтиҗәләре һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча 2024 елда төзекләндерелергә тиешле территорияләр исемлеге төзелде. Ишегалларында булачак ишегаллары проектларын килештерү өчен халык белән очрашулар үткәрелә.

Барлык пресс-релизлар