В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда муниципаль биналарны һәм җир участокларын арендалауның 70 шартнамәсе буенча түләүләрне кичектерү яки азат итү турында өстәмә килешүләр төзелгән. Карар Казан Башкарма комитетының кабул ителгән «Яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә ситуация начараю шартларында ярдәм чаралары турында» карары нигезендә кабул ителде.
Муниципаль биналарны арендага алучы эшмәкәрләр белән агымдагы елның 1-нче апреленнән 30-нчы июненә кадәр гомуми суммасы 7,7 млн сумга 44 өстәмә килешү төзелгән. Шул исәптән 15 килешү буенча әлеге чорга аренда түләве тулысынча гамәлдән чыгарылды, бу эшмәкәрлеккә 1,5 млн сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирде.
Җир участокларына аренда өчен түләүләрне кичектерү 10,9 млн сумга 15 килешү буенча бирелгән. Моннан тыш, яңа коронавировус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә вәзгыятьнең начарлануы шартларында иң күп зыян күрүчеләргә агымдагы елның 1-нче апреленнән 1-нче октябренә кадәр аренда түләве буенча кичектерү бирелгән, кичектерү суммасы 7,5 млн сум тәшкил итә.