Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.03.2022, 08:37

Казанда урамнарны яктырту белән идарә итү тулысынча автоматлаштырылды

2022 елда шәһәр урамнарында һәм ишегалларында 5300 дән артык яктырткыч һәм 2600 дән артык ут баганасы урнаштыру планлаштырыла.

103 мең яктырткычның 40% ы – заманча светодиод яктырткычлар. Бүгенге көндә Казанда тышкы яктырту белән идарә итүне автоматлаштыру дәрәҗәсе 100% ка башкарылган, бу исә шәһәрлеләрнең куркынычсызлыгы максатларында авария хәлләренә оператив рәвештә җавап бирергә һәм бетерергә мөмкинлек бирә.

2021 елда Казанда 3100 ут баганасы, 6168 яктырткыч, 180 км тышкы яктырту челтәре төзелгән.

«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында шәһәрнең 223 ишегалды территориясен яктырту системасы реконструкцияләнде. Кече Акчарлак күле янында, «Салават Күпере» торак комплексының яңа паркында һәм Л.Толстой скверында тышкы яктырту челтәрләре төзелде.

Тышкы яктырту челтәрләрен капиталь ремонтлау программасы кысаларында белем бирү учреждениеләре территориясендә 360 яктырткыч һәм 235 ут баганасы урнаштырылды.

Лесная, Серов, Икмәк заводы урамнарында, Һ.Такташ урамыннан Ишкәкле спорт төрләре үзәгенә кадәр булган юлда тагын 748 яктырткыч һәм 546 ут баганасы барлыкка килде.

Узган ел төзелә торган юлларны яктырту буенча да эш алып барылды. Шулай итеп, Техника урамыннан алып Магистраль урамына кадәр булган Зур Казан боҗрасында 285 яктырткыч һәм 114 ут баганасы урнаштырылды, Горький шоссесы алмаш юлында – Несмелов урамыннан алып «Идел» М7 федераль трассасына кадәр – 499 яктырткыч һәм 344 ут баганасы куелды. Моннан тыш, Оренбург тракты буенча борылыш төенен яктырту (94 яктырткыч, 29 ут баганасы) монтажланды. Шулай ук Гладилов, Карл Маркс, Большая Красная урамнарын төзекләндерү кысаларында 162 яктырткыч һәм 120 ут баганасы куелды.

ТР торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу программасы буенча Казан бистәләрендә 60 км дан артык үзйөрешле изоляцияләгән үткәргеч һәм 1894 яктырткыч монтажланды. Казанның 27 бистәсендә, шул исәптән Константиновка, Яңа Вишневка, Салмачы, Залесный, Привольныйда яңа яктырту челтәрләре барлыкка килде.

Урамнарны яктырту өлкәсендә «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте 103 мең 947 яктырткычтан, шулай ук аларны электр энергиясе белән тәэмин итә торган 3000 км челтәрдән файдалана.

Барлык пресс-релизлар