В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда узган ел капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыру кысаларында муниципаль, республика һәм федераль бюджетны җәлеп итеп, 71 социаль объект 2,9 млрд сумга ремонтланган, шуларның 51 е – мәгариф учреждениеләре.
143 нче номерлы мәктәпкә (Четаев ур., 1) 9 мең кв. метрдан артык мәйданлы капиталь ремонт төгәлләнде. Мәгариф учреждениеләренә капремонтның яңа федераль программасы кысаларында өч мәктәптә ремонт ясалды: «131 нче номерлы лицей» муниципаль автоном белем бирү учреждениесе, «173 нче номерлы мәктәп» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе һәм «18 нче номерлы гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
100 елдан артык элек төзелгән биналарда урнашкан ике учреждениедә ремонт башланды. Бу – «Факел» балалар иҗаты үзәге (Айвазовский ур., 27) һәм 98 нче мәктәп базасындагы мәктәпара уку комбинаты (Горький ур., 29/19). Объектларда түбә ремонтланган, түшәмәләр көчәйтелгән, инженерлык коммуникацияләре алыштырылган.
Ә мәктәп ашханәләрен модернизацияләү программасы буенча узган ел 31 азык-төлек блогына ремонт ясалган. Нәтиҗәдә, бүгенге көндә шәһәрнең барлык мәктәп ашханәләренең 76% ы модернизацияләнгән.
Мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итүгә узган ел 1 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән иде. Бу акчаларга 271 учреждениедә гомуми озынлыгы 75 км булган коймалар алыштырылган (116 мәктәп, 146 балалар бакчасы һәм 9 өстәмә белем бирү учреждениесе). Барлык учреждениеләр дә контроль һәм керү белән идарә итү системасы белән җиһазландырылган. РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 2 нче августындагы 1006 номерлы карары таләпләре нигезендә 1 нче категорияле куркынычсызлык объектларында тикшерү-үткәрү пунктларын һәм тизлекне киметү чараларын урнаштыруга кагылышлы күрсәтмәләр бетерелгән. Саклау пунктлары 175 мәгариф учреждениесендә җиһазландырылган.
2022 елда 7 балалар бакчасында капиталь ремонт үткәрелгән: Совет урамындагы 42, 395, 377, 260, 171 нче номерлы бакчаларда һәм Тополевая урамы буенча 360 номерлы прогимназиядә (мәктәпкәчә бүлек). Тагын дүрт балалар бакчасында (308, 231, 163, 155 нче номерлы) узган ел башланган капиталь ремонт агымдагы елда тәмамланачак. 2018 елдан башлап Казанда мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау республика программасы буенча балалар бакчаларының 49 бинасы ремонтланган.
Агымдагы ремонт 213 мәгариф учреждениесендә шәһәр бюджеты хисабына 254 млн сумга башкарылган. 22 учреждениедә түбә ремонтланган, 38 ендә тәрәзә блоклары алмаштырылган, 40 учреждениедә эвакуация юллары җиһазландырылган, 113 учреждениедә планлы аз вакыт сорый торган ремонт үткәрелгән.
«Сандугач» яшьләр-яшүсмерләр үзәгенә (Гагарин ур., 77б) капремонт төгәлләнде. Торгызу һәм ныгыту чаралары башкарылды, «Вертолет» яшьләр үзәгендә түбә алыштырылды.
Мәдәни объектларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында 2022 елда бинасы республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты (1905 ел) булып торган П.И.Чайковский исемендәге 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбенә һәм Юдино поселогындагы 10 нчы номерлы балалар сәнгать мәктәбенә ремонт ясалды. Г.Баруди урамындагы 2 нче номерлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә капиталь ремонт тәмамлана. Хөсәен Мәүлетов урамындагы 13 нче номерлы китапханә филиалы ремонтланган.
«Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгенең 10 бүлеге ремонтланган.
«Мотор» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә фасадны ремонтлау буенча эшләр башкарылган, агымдагы елда футбол кырын капиталь ремонтлау планлаштырылган. «Ак Бүре» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә вентиляция җиһазлары алыштырылган. 2023 елга түбә ябу, административ-көнкүреш корпусын ремонтлау һәм җылылык пунктының җайланмасын алыштыру планлаштырыла.
«Ракета» стадионында суыту трассасын монтажлау, суыту җайланмалары өчен фундамент һәм тышкы электр челтәрләре трассасын алыштыру эшләре быел дәвам итәчәк.
Казанның иң борынгы савыктыру лагерьларының берсе булган «Яшь гвардия»дә ашханәгә капиталь ремонт ясалган. 280 кешегә исәпләнгән 10 яңа йокы корпусының эчке отделкасы, шулай ук клуб бинасы һәм мунча комплексы төзелеше дәвам итә. Эшләрне 2023 елда тәмамлау планлаштырыла.