В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Агымдагы елда Казанның паркларында, скверларында һәм туристлык зоналарында 12 яңа заманча бәдрәф урнаштырылган. Бушлай бәдрәфләр Кремль диварлары астында, «Казан» Гаилә үзәге, Үзәк стадион, «Ак Барс Арена» стадионы янында, Лядский бакчасында, Ленин бакчасында, Аксенов исемендәге скверда, ТР төзелеш тармагы оешуга 100 ел тулу уңаеннан ачылган скверда, «Әкият» курчак театры янындагы һәм Академик Парин урамындагы скверларда, шулай ук «Кәҗә бистәсе» һәм «Җиңү Проспекты» метро станцияләре янындагы скверларда. Бүгенгә сигез бәдрәф ачылган, тагын дүртесе буенча соңгы кисәтүләр бетерелә.
Сигез җәмәгать бәдрәфендә зыян күргән һәм тузган элементлар алыштырылган, түбәләр, тышлыклар һәм сантехник җиһазлар ремонтланган. Мәсәлән, Кәрим Тинчурин исемендәге паркта, «Черек күл», «Крылья Советов», Химиклар һәм Сәетгалиев мәдәният йортлары янындагы паркларда, Горки-Әмәт урманында һәм Ш.Мәрҗани урамындагы паркта бәдрәфләр яңартылган.
Казан Мэры инициативасы белән 2013 елдан шәһәр җәмәгать бәдрәфләре челтәре бушлай эшли.