В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда Өлкәннәр декадасының киң программасы әзерләнгән. Пенсионерлар өчен төрле хәйрия акцияләре, ташламалар, скидкалар һәм төрле бәйрәм чаралары каралган.
1 нче октябрьдә Казанның барлык пенсионерларының алты шәһәр мунчасына бушлай бару мөмкинлеге булачак. Бу 5 нче Мунча (Беренче Май ур., 5), 10 нчы Мунча (2 нче Юго-Западная ур., 30 һәм Левченко поселогы, Ютазы ур., 2), 9 нчы Мунча (Үзәк-Мариуполь ур., 49), 12 нче Мунча (Товарищеская ур., 27), 3 нче Мунча (Большая Красная ур., 34/16 – хатын-кызлар көне). Ташлама алу өчен Социаль фондтан пенсия таныклыгы яки мөһер белән белешмә күрсәтергә кирәк.
1-2 нче октябрьдә барлык пенсионерлар – Казан зооботаника бакчасына, ә 1-10 нчы октябрьдә – В.Аксенов, К.Васильев, А.Мәҗитов, Б.Урманче музейларына һәм И.Зарипов галерея-студиясенә бушлай бара алачак.
Декада кысаларында өлкәннәр эш эзләүдә ярдәм ала алачак. Пенсионерлар өчен вакансияләр ярминкәләре 28 нче сентябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр – Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге идарәсендә, 5 нче октябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Совет районы буенча Үзәк медицина үзәге идарәсе тарафыннан оештырылачак.
Бу көннәрдә район администрацияләрендә, Казан шәһәре Башкарма комитеты комитетларында һәм идарәләрендә кайнар линия телефоннары эшләячәк. Өлкәннәр социаль өлкә мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә һәм Өлкәннәр декадасы чаралары турында мәгълүмат ала ала.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
8 (843) 223-22-33 (өст.13-81, 13-82)
- Вахитов һәм Идел буе районнары
8 (843) 223-21-11 (өст.23-83)
- Киров һәм Мәскәү районнары
8 (843) 223-29-99
Совет районы
8 (843) 223-20-00 (өст.41-32)
Сәламәтлек саклау учреждениеләре табиб-белгечләре урын өстендә ятучы ялгыз авыруларның өйләренә барып тикшерү үткәрәчәк. Ә районның өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре «Игелекле эшләр декадасы» һәм «Социаль подвалны тутыр» хәйрия акцияләре кысаларында үз карамагындагыларга фатирларны җыештыруда, тәрәзәләрне юуда, торакны кышка әзерләүдә, кышка яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алуда һәм китерүдә ярдәм итәчәк. Хәзерге вакытта Казанның 1266 кешесе өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә патронатта тора.
Декада көннәрендә күп санлы мәдәни-ял һәм спорт чаралары узачак.
20 нче сентябрьдән 2 нче октябрьгә кадәр Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе традицион рәвештә юбилярларны хөрмәтләүне оештыра. Быел бәйрәмнәргә 21 ирле-хатынлы чакырылачак.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы концертлар Казанның «Чулпан», «Сәйдәш», «Мәскәү» мәдәният үзәкләрендә һәм И.Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәгендә узачак. Шәһәрнең барлык районнарында өлкәннәр өчен концертлар, тематик очрашулар, фестивальләр, күргәзмәләр һәм һөнәрчелек ярминкәләре үткәрү планлаштырыла. Шулай ук өлкәннәр арасында бильярд, шахмат, шашка, йөзү һәм өстәл теннисы буенча спорт турнирлары оештырылачак.
3 нче октябрьдә Казанның Үзәк стадионында «Яшәү яме» проектында катнашучылар өчен «Озын гомер уеннары» башланачак. 2024 елның маена кадәр җиде спорт төре буенча уеннарның район һәм шәһәр этаплары узачак: йөзү, өстәл теннисы, дартс, җиңел атлетика кроссы, шахмат, скандинавия йөреше һәм «Хезмәткә һәм оборонага әзер» нормаларын үтәү. Пенсионерлар шәһәрнең 22 муниципаль спорт объектында бушлай уеннарга әзерләнә һәм физик формаларын тәртипкә китерә ала.
10 нчы октябрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәге базасында «Яшәү яме» проекты кысаларында өлкән яшьтәге казанлыларны «Кешеләр һәм еллар» аралашу клубының беренче очрашуына чакыралар. Тормыш сөючеләр алдында язучы, драматург Рабит Батулла, менталь арифметика буенча дәресләр методикасы авторы һәм укытучысы Тамара Глазова, ТР «Динамо» физкультура-спорт берләшмәсе иҗтимагый-дәүләт оешмасы ветераннар советы рәисе, атказанган спорт мастеры Александр Плюшкин, психолог Наталья Шамингулова чыгыш ясаячак.
20-22 нче октябрьдә «Восток» лагере базасында 100 иң актив тормыш сөюче өчен күчмә смена булачак. Катнашучыларны иҗади программа, нетворкинг, мавыктыргыч мастер-класслар, спорт йөрешләре, биюләр, «пионер лагере»ның уникаль форматындагы кичке чаралары, отряд җыеннары, камера «утлары» һәм шәп кәеф көтә.
Социаль фонд мәгълүматлары буенча, 2023 елның 1 нче гыйнварына Казанда 291 512 пенсионер бар. Шул исәптән 71,6% ы – хатын-кызлар һәм 28,4% ы – ир-атлар. 80 яшьлек чикне 42 814 шәһәр кешесе узган. Соңгы биш елда 80 яшьтән узган гражданнар саны 2941 кешегә арткан. Быел 55 казанлыга 100 һәм аннан да күбрәк яшь тула, алар арасында 51 хатын-кыз һәм дүрт ир-ат бар.