Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.09.2024, 09:51

ТР башкаласында йөгерү сезоны «Милләт кроссы» һәм Казан ярыммарафоны белән төгәлләнәчәк

21 сентябрьдә Казанда Россиядә иң популяр спорт бәйрәмнәренең берсе – «Милләт кроссы» узачак. Ел саен бу йөгерү төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге йөгерү яратучыларны җыя. Старт «УРАМ» экстрим-паркында биреләчәк, маршрут традиция буенча яр буе буйлап узачак. Катнашучылар һәм кунаклар өчен шәһәрнең иҗат һәм спорт коллективлары чыгышлары белән күңел ачу программасы оештырылачак.

«Милләт кроссы» программасында 2014 елда туган һәм аннан кечерәк балалар, «Тормыш сөюче» проекты пенсионерлары, сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләр арасында йөгерү, ГТО комплексы кысаларында егетләр һәм кызлар арасында йөгерү, шулай ук «Игелекле Казан» хәйрия йөгереше планлаштырылган. Бәйрәм традицион массакүләм старт белән тәмамланачак.

«Милләт кроссы»нда катнашу өчен Ташаяк ур., 2а адресы буенча урнашкан Үзәк стадионда теркәлү узарга кирәк.Мандат комиссиясе 16-20 сентябрь көннәрендә 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшли. «Милләт кроссы» турында тулы мәгълүмат физик культура һәм спорт комитетының социаль челтәрләрендә урнаштырылган.

21 һәм 22 сентябрьдә сигезенче мәртәбә Казан ярыммарафоны узачак. Төрле яшьтәге 5000 нән артык кеше 3, 10 һәм 21 чакрым араны үтәчәк. Йөгерү «УРАМ» экстрим-паркы ягыннан, Миллениум күпереннән башланачак. Онлайн-теркәлү 16 сентябрьдә 23:59 сәгатькә кадәр яки буш урыннар беткәнче дәвам итәчәк. Йөгерүләр вакытында шәһәрнең кайбер урамнары ябылыр дип көтелә.

 

Барлык пресс-релизлар