В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел Киров районындагы тагын бер социаль мөһим объектны – «Яшь гвардия» спорт-савыктыру лагерен капиталь ремонтлап бетерү көтелә. Ремонттан соң биредә сменага 280 кеше кабул итәргә мөмкин булачак һәм балалар ел әйләнәсе ял итә алачак. Лагерь территориясендә 10 яңа йокы корпусы, персонал өчен 2 корпус, сауна белән душлар комплексы, клуб һәм капиталь ремонтланган ашханә эшләячәк. Шулай ук 2 футбол кыры һәм воркаут өчен универсаль спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
2022 елда шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнарында Серов урамындагы 126 нчы номерлы һәм 395 нче номерлы балалар бакчалары капиталь ремонтланган, аларда төркемнәрнең берсе сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңадан профильләнгән. «Казаныш» бөтенроссия архитектура-төзелеш конкурсында 395 нче номерлы балалар бакчасы проекты «Иң яхшы реновация объекты» номинациясендә икенче урынны алды.
«Салават Күпере» торак комплексында 1500 урынлык мәктәп төзелеше башланды. Аны быел файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу микрорайонда яшәүче 3,5 меңнән артык бала 2022 елдан бирле «Салават Күпере» торак-коммуналь комплексында ачылган 4 нче номерлы балалар поликлиникасының икенче филиалында медицина ярдәме ала.
Моннан тыш, быел 120 нче номерлы, 130 нчы номерлы, 135 нче номерлы мәктәпләрдә, 2 нче номерлы лицей-интернатта азык-төлек блокларын ремонтлау планлаштырыла. Узган ел 7 мәктәптә ашханәләрне яңарттылар.
2022 елда «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгенең өч бинасы капиталь төзекләндерелде. Тагын бер филиалны быел «Салават күпере» торак комплексында ачу планлаштырыла.
Узган ел «Ярдәм» мәчете территориясендә ачылган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен спорт комплексына 150 гә якын өлкән кеше һәм 70 бала йөри.
Киров һәм Мәскәү районнарында 21 мең бала яши.