2022 елда милек салымнары күләме 3,8 млрд сум тәшкил итте
Казанга 2022 ел өчен физик затларга исәпләнгән салым күләме 3 млрд 823 млн сум тәшкил иткән, шул исәптән транспорт салымы 1 млрд 861 млн сум, милеккә салым 1 млрд 474 млн сум, җир салымы 488 млн сум.
Хәзерге вакытта Казан территориясеннән Татарстанның берләштерелгән бюджетына барлыгы 1 млрд 149 млн сум күләмендә милек салымнары кергән, шул исәптән 563 млн сум – транспорт салымы, 442 млн сум – милек салымы, 144 млн сум – җир салымы.
Транспорт салымы ТР бюджетына керә, милеккә салым һәм җир салымы Казан бюджетына күчерелә.
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.