Куркынычсызлык заманча шәһәр мохитенең мөһим өлеше булып тора. Казанда күп фатирлы йортларны видеокүзәтү системалары белән тәэмин итү эше дәвам итә. 2025 елның 21 мартына 3235 күпфатирлы йортта 19448 видеокамера урнаштырылган.
Казанда күп фатирлы йортларны «Акыллы домофон» системалары белән җиһазлау буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә 6855 күп фатирлы йорт 1809 система белән җиһазландырылган.
Җәмәгать киңлекләрендә видеокүзәтү оештыру дәвам итә – паркта һәм скверда 1411 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган.
Социаль инфраструктураның муниципаль объектларында куркынычсызлык системаларын модернизацияләү үзәкләштерелгән рәвештә тәэмин ителә – 868 объектта 16 211 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. 915 объектта янгын куркынычсызлыгы һәм автоматик хәбәр итү системалары урнаштырылган.
«Куркынычсызлык» бүлегендә Казанда һәм Татарстанда гамәлдә булган кайнар линияләр, ашыгыч телефоннар, белешмәлекләр турында актуаль мәгълүмат табарга мөмкин.