Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Казан, чын мәгънәсендә, Россиянең мәдәни үзәкләренең берсе булып санала. Шәһәрдә төрле юнәлештәге һәм төрле карамактагы йөзләгән мәдәният учреждениеләре – китапханәләр, сарайлар һәм мәдәният йортлары, музейлар, балалар сәнгать мәктәпләре һәм иҗат үзәкләре эшли.

Халыкка китапханә хезмәте, «Библиобус» мобиль комплексын да кертеп, дистәләгән муниципаль китапханәләрне берләштергән Үзәкләштерелгән китапханә системасы ярдәмендә күрсәтелә. Яңартылган китапханә киңлекләре уку урыны булу белән бергә, аралашу, эшләү һәм иҗат итү өчен заманча мәдәни, белем бирү мәйданчыкларына әйләнә бара.

Казанда сәнгать белән шөгыльләнү, концертлар, күргәзмәләр, фестивальләр уздыру өчен мәйданчыклар булып тора торган мәдәният йортлары һәм сарайлары челтәре актив үсә. «Яшәү яме» социаль проекты аеруча популяр, уңышлы юнәлеш санала. Әлеге проект шәһәрдә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә вокал, бию, декоратив-гамәли сәнгать кебек төрле жанрларда үзләренең иҗади сәләтләрен бушлай тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

Мәдәни тормышта балаларга өстәмә белем бирү системасы зур роль уйный: шәһәрнең сәнгать мәктәпләрендә яшь казанлылар музыка, сәнгать һәм хореография юнәлешләрен үзләштерә.

Татарстан башкаласы музейларында бай тарихи-мәдәни мирас саклана. Музей комплексындагы фондларда Казан һәм татар халкының борынгы заманнардан алып бүгенге тарихын чагылдырган үзенчәлекле экспонатларны күрергә була.

Казанның мәдәни тормышы фестивальләр, күргәзмәләр һәм иҗади проектлар белән баетылган. Алар арасында «Китап-фест», «Аксенов-фест», «Мәдәни мохит», шулай ук «Игелекле дулкын» мәдәни-хәйрия фестивале аеруча әһәмияткә ия. Соңгысы яхшылык, инклюзия һәм үзара ярдәм итү идеяләре белән сугарылган. Ул профессиональ һәм сәхнәдә беренче адымнарын ясаучы артистларны берләштерә.

Казанның «Музыка» юнәлеше буенча ЮНЕСКО ның креатив шәһәрләр челтәренә керүе шәһәрнең бай мәдәни мирасын тануда ачык бер мисал булып тора. Әлеге күренеш Татарстан башкаласының халыкара әһәмиятен һәм иҗади эшчәнлекнең милләт, ил мактанычы булуын ассызыклый.