Бүгенге көндә Казанда төрле буйсынудагы 400 дән артык мәдәният учреждениесе һәм оешмасы эшли, 107 объект шәһәрнең Башкарма комитеты карамагында.
Шәһәр халкына китапханә хезмәте күрсәтүне Үзәкләштерелгән китапханә системасы тәэмин итә, аңа 51 муниципаль китапханә, шул исәптән «Библиобус» мобиль китапханә комплексы керә.Өч китапханә – №13 «Сандугач», К.Цеткин урамындагы 26 нчы, №27 «Гаилә» – иң заманча таләпләр буенча модернизацияләнгән, һәм бүген уңайлы уку урыны гына түгел, ә эш һәм иҗат өчен менә дигән мәйданчыклар булып торалар.
Шәһәрдә яшәүчеләргә иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеген 16 муниципаль мәдәният сарае һәм йорты, шулай ук 3 мәдәни-ял учреждениесе бирә. 2016 елда Казанда шәһәр мәдәният учреждениеләрен яңарту башланды – иң беренчеләрдән В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы һәм «Мәскәү» мәдәни үзәге реконструкцияләнде. 8 ел эчендә Казанда барлык муниципаль мәдәният сарайлары ремонтланды, 8 яңа мәдәният учреждениесе төзелде, 6 сәнгать мәктәбен якын арада яңарту планлаштырыла.
Балаларга өстәмә белем бирү мәгариф тармагының мөһим өлеше булып тора. Бүген музыка һәм сәнгать өлкәсендә профессиональ әзерлек 25 балалар сәнгать мәктәбендә гамәлгә ашырыла.
Казанның мәдәни тормышында «Яшәү яме» социаль проекты аерым урын алып тора, ул өлкәннәргә шәһәрнең мәдәният йортлары һәм сарайларында, китапханәләрендә һәм паркларында иҗади эшчәнлек белән бушлай шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Пенсионерлар арасында бию, вокал, сәламәт яшәү рәвеше һәм мобиль ликбез иң популяр юнәлешләр булып тора.
Казанның музей мирасы бай фондны тәшкил итә. Казан музей комплексы составына Константин Васильевның картиналар галереясе, Бакый Урманче музее, Әмир Мәҗитов музее, Илдар Зарипов галерея-студиясе, «Хәтер китабы» мемориалы, Василий Аксенов музей-йорты керә. Музей фондлары 50,7 мең берәмлек материал саклана.
Татарстан башкаласының мәдәни тормышы күпсанлы музыкаль, әдәби проектлар һәм мәдәни-массакүләм чаралар белән баетылган, алар арасында «Китап-фест» шәһәр фестивале, урам кино куелышлары, «Чәчәк ата торган Казан» фестивале кысаларында шәһәр берләшмәләре катнашында «Мәдәни мохит» социаль-мәдәни проекты, «Аксенов-фест» әдәби-музыкаль фестивале, Җиңү көненә, Россия көненә, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәренә багышланган бәйрәм чаралары..
Казанда «Игелекле дулкын» мәдәни-хәйрия фестиваленә нигез салынды. Ул үз эченә тематик иҗади һәм хәйрия акцияләрен ала, аларның максаты – иҗатның физик мөмкинлекләр белән чикләнмәвен, ә дуслык һәм бердәмлек игелеккә һәм үзара ярдәмгә нигезләнгән буын тәрбияләргә ярдәм итүен күрсәтү.
2019 елда Татарстан башкаласы «музыка» юнәлеше буенча ЮНЕСКОның креатив шәһәрләр челтәренә керде. Челтәр үсешләре нигезендә иҗат – музыка, декоратив-гамәли һәм халык сәнгате, дизайн, кинематография, әдәбият, медиа-сәнгать яки гастрономия – яткан шәһәрләрне берләштерә.
2024 елда Казан Россиянең китапханә башкаласына әверелде. Әлеге статус астында 100 дән артык төрле чара уздырылган, алар арасында БРИКС илләренең Әдәби форумы, «Россиянең әдәби флагманы» фестивале һәм Бөтенроссия китапханә конгрессы.