Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Казан хаклы рәвештә Россиянең төп спорт үзәкләренең берсе булып тора. Шәһәрдә берничә тапкыр зур халыкара ярышлар уздырылды, Казан Универсиада, дөнья чемпионатлары һәм башка дәрәҗәле турнирлар өчен әһәмиятле мәйданчык ролен үтәде. Әлеге вакыйгалар халыкара экспертлар тарафыннан югары бәяләнде һәм заманча спорт инфраструктурасын үстерү өчен көчле стимул булды.

Бүген Татарстан башкаласында спорт объектларының киң тармаклы челтәрен күрергә була – биредә стадионнар, күпфункцияле комплекслар, бассейннар, мәйданчыклар һәм спортчыларны әзерләү үзәкләре эшли. Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү шәһәр халкы тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнә бара: ел саен меңләгән казанлы «Россия чаңгы юлы», «Милләт кроссы», Казан марафоны, «Күн туп» кебек һәм башка спорт бәйрәмнәрендә катнаша.

Шәһәрдә балалар, яшьләр һәм өлкәннәр арасында актив яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итә торган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы проекты уңышлы гамәлгә ашырыла.

Казан үзенең спорт мәктәпләре, Россия күләмендә һәм халыкара дәрәҗәдә югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән талантлы шәкертләре белән хаклы рәвештә горурлана ала. Яшь спортчыларны әзерләү системасы заманча инфраструктурага һәм тренерларның һөнәри осталыгына нигезләнә. Бу шәһәргә массакүләм һәм һөнәри спортны үстерүдә әйдәп баручылар сафында калырга мөмкинлек бирә.