Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.01.2026, 11:17

Казанда Яңа ел каникулларында оештырылган спорт чараларына өч меңнән артык кеше килгән

Быел кыш Казанда тимераякта шуу өчен 105 мәйданчык һәм 14 чаңгы трассасы ачылган

Денис Гордийко фотосы

Казанда яшәүче һәм башкалага кунакка килгән өч меңнән артык кеше Яңа ел каникулларында – 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр уздырылган спорт чараларында катнашкан. Шәһәрдә актив яшәү рәвешен яратучылар өчен, ярышларны һәм бозда массакүләм шуу чараларын да кертеп, кышкы спорт төрләре буенча бай программа әзерләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов сөйләде.

Бәйрәмнәрдә оештырылган спорт чаралары исемлегендә матур гадәт буенча «Безнең ишегалды чемпионнары» күршеләр лигасы сезонын ачу тантанасын, «Черек күл» паркындагы шугалакта фигуралы шуу буенча остаханәләрне, «Елмай» паркында кар атышу турнирын һәм башкаларны күрергә була.

Исегезгә төшерәбез, бу елгы сезонда Казанда тимераякта шуу өчен 105 мәйданчык әзерләнгән: 83 хоккей тартмасы һәм прокат пунктлары булган 22 шугалак. Шулай ук шәһәр халкы һәм спортчылар өчен 14 чаңгы трассасы ачылган, шуларның сигезе яктыртыла. Ә бу исә кичке вакытта спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.

Барлык яңалыклар