Казанда торак һәм социаль объектлар төзелеше актив алып барыла. Торакны файдалануга тапшыру буенча Татарстан башкаласы Россиянең миллион халыклы шәһәрләре арасында беренче бишлеккә керә.
2023 ел нәтиҗәләре буенча Казанда 1329,7 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган. Узган ел 48 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган, «Социаль ипотека» программасы буенча 1074 фатирлы 7 торак йорт төзелгән. Шәхси торак төзелеше мәйданы 225,7 мең кв.м тәшкил итә.
Торак белән беррәттән 2023 елда Казанда 130 гражданлык максатларындагы объект төзелгән. Алар арасында 28 социаль-иҗтимагый инфраструктура объекты бар.
Шәһәр округы территориясендә күпфатирлы йортларның һәм башка күчемсез милек объектларының өлешле төзелешенең җирле дәүләт тикшерүләрен Казан шәһәренең Торак сәясәте идарәсе гамәлгә ашыра.