Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Казанда заманча һәм тармакланган транспорт инфраструктурасы бар. Шәһәрнең транспорт челтәре, халыкка Татарстан башкаласындагы барлык районнар буйлап уңайлы хәрәкәт итү мөмкинлеген бирә торган автобуслардан, трамвайлардан, троллейбуслардан һәм метродан гыйбарәт.

Ел саен җәмәгать транспортыннан йөзләрчә миллион пассажир файдалана. Җәмәгать транспорты системасы даими үсештә: хәрәкәт итә торган состав яңартыла, юлда йөргәнгә түләү һәм пассажирларга уңайлылыкны арттыру өчен заманча технологияләр кертелә. Аерым алганда, юлда йөрү өчен түләү буенча кондукторсыз система актив үсә һәм хезмәтнең тизрәк, тотрыклырак эшләвен тәэмин итә торган яңа үрнәктәге терминаллар кулланыла.

Җәмәгать транспорты үсеше белән бергә, шәһәрнең урам-юл челтәре дә камилләштерелә – яңа магистральләр төзелә, юллар капиталь төзекләндерелә, бакчачылык ширкәтләренә һәм шәһәр яны зоналарына керү юллары яңартыла.

Казанда шулай ук бердәм шәһәр парковкасы киңлеге эше уңышлы алып барыла. Ул шәһәр үзәгендәге юлларның транспорт чараларын үткәрү сәләтен арттырырга ярдәм итә һәм автомобиль йөртүчеләргә машинаны кыска вакытка куеп тору уңайлылыгын булдыра.