Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Казан Россиянең туристлык картасында төпләп урнашты. Бүген туризм шәһәр өчен популяр юнәлеш кенә түгел, ә тотрыклы үсеш күрсәтә торган икътисадның даими һәм тиз үсә торган тармагы булып тора.

2018 елда Татарстан башкаласына 3 млн 200 мең турист килгән. Бу 2013 ел белән чагыштырганда, Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уздыру елына караганда, 2 мәртәбә күбрәк һәм Казанның меңьеллыгын бәйрәм итү елына караганда 6 мәртәбә күбрәк. Шуннан бирле Казанга килүчеләр саны элеккечә югары дәрәҗәдә кала. Татарстан башкаласы – Россиядә туристлар саны елына 3 млн кешедән артып киткән бишенче шәһәр. 2024 елда Казанга 4,5 млн турист килгән. 2005 ел – Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү елы — белән чагыштырганда, 2025 елга шәһәребезгә туристлар агымы 10 тапкырга якын артты.

Туристлар өчен гадәттәгечә иң кызыклы объектлар арасында «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Бауман җәяүлеләр урамы, «Казан Ривьерасы» аквапаркы һәм күзәтү тәгәрмәче булган кунакханә-күңел ачу комплексы, Кремль яр буе, шулай ук Иске Татар бистәсе, «Казан» Гаилә үзәге һәм башкалар урын алган.

Казан шәһәре халыкара чараларны, аерым алганда, 2024 елда БРИКС Саммитын уңышлы уздырды. Татарстан Республикасы башкаласы Казанның кунакханә фондын яңартканнан соң һәм яңа кунакханәләр төзегәннән соң халыкара кунакларны күбрәк каршы алырга әзер. Бүгенге көндә Казанда төрле категорияле һәм йолдызлы 236 объект эшли. Гомуми кунакханә фонды, 2005 ел белән чагыштырганда, 6,5 тапкырга арткан.

2025 елда Казан шәһәре танылган җырларны яшь башкаручыларның «Новая волна» халыкара конкурсы өчен мәйданчыкка әверелде.

Казан даими рәвештә Россия һәм халыкара чараларда катнаша, шулай ук чит илләрдә туристлык мөмкинлекләрен күргәзмәләрдә һәм фестивальләрдә тәкъдим итә.

Татарстан башкаласында вакыйгалы туризм актив үсеш ала – шәһәр халкы һәм кунаклары «Тәмле Казан» гастрономия фестивален, ел саен үткәрелә торган «Төнге велофест» велосипедлар узуын яратып өлгерделәр. Ел саен Татарстан башкаласында шәһәрләрнең туристлык, ресторан һәм кунакханә сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре арасында «Кунакчыллык йолдызлары» төбәкара һөнәри осталык фестивале үткәрелә.

Саннар һәм фактлар
  • 236
    урнаштыру чарасы
  • 8,4 мең
    гомуми номерлар фонды
  • 77%
    турист яңадан кайтырга әзер
  • 73
    федераль әһәмияттәге мәдәни объект