Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Сораулар һәм җаваплар

  • Туристларга нинди төр экскурсияләр тәкъдим ителә?
    Киңәйтергә Свернуть

    1. Казанның төп истәлекле урыннары буйлап автобус экскурсиясе.

    Казан Кремле, Казан (Идел буе) федераль университеты, Богородица монастыре, М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры һәм С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы урнашкан Ирек мәйданы, Г.Камал исемендәге Татар театры урнашкан Иске Татар бистәсе, Кабан күле яр буе һ.б.

    2. Ике катлы City Sightseeing автобусында экскурсия.

    Казан City Sightseeing Worldwide халыкара компаниясе хезмәт күрсәтә торган дөньядагы 101 нче шәһәр булды. Аның ике катлы автобуслары җылы вакытта ачыла торган махсус җыелма түбә белән җиһазландырылган. Автобус 55 урынлы, инвалидлар өчен чыгарыла торган пандус каралган. Бер сәгать дәвамлыктагы экскурсия маршруты шәһәрнең тарихи өлешен: Иске Татар бистәсе районын, Казан Кремлен, Казансу елгасы яр буен, Ирек мәйданын, Бауман урамын һ.б колачлый.

    Автобус үз юлында 15 тукталыш ясый, аларның теләсә кайсында сез экскурсиягә кушылып китә аласыз. Шулай ук сез кызыклы урын белән җентекләбрәк танышу өчен 15 тукталышның теләсә кайсында төшә аласыз һәм, билетны саклап, киләсе даблдекерга утыра аласыз. Билет беренче утырган вакыттан алып 24 сәгать эчендә гамәлдә. Автобуслар 100 минутка якын интервал белән хәрәкәт итә. Аудиогид ун телдә сөйләшә.

    Җәйге сезонда беренче автобус 10:30 да, соңгысы 19:50 дә маршрутка чыга.

    Кышкы сезонда беренче автобус 10:30 да, соңгысы 17:20 дә маршрутка чыга.

    Билетларны шәһәр кунакханәләрендә, туристлык үзәкләрендә һәм автобусның үзенә утырганда сатып алырга мөмкин.

    3. Кичке Казан.

    Экскурсия шәһәрнең аеруча якты һәм матур яктыртылган урамнары буйлап, шул исәптән хәзерге Миллениум күпере һәм Ленин дамбасы буйлап йөрүне үз эченә ала.

    Кичке ут яктысында Казанда чын мәгънәсендә фантастик күренешләр ачыла: төнге Кремльнең серле панорамасы, зиннәтле Игенчеләр сарае, борынгы фонарьлар белән яктыртылган мәйданнар һәм парклар, Европадагы иң зур медиафасадлы Казан-Арена заманча футбол стадионы, Су спорты төрләре сарае, борынгы Казан риваятеннән күчкәндәй «Казан» гаилә үзәге – болар барысы да иң остарган сәяхәтчене дә битараф калдырмаячак.

    Маршрутта шәһәрнең иң матур һәм үзенчәлекле урыннарында фотога төшү өчен 2-3 тукталыш каралган.

    Экскурсиянең дәвамлылыгы: 2 сәгать.

    Экскурсиянең башлану һәм тәмамлану урыны: Татарстан кунакханәсе, Пушкин урамы, 4 йорт.

    Һәр экскурсия маршрутына кертелгән объектларның эзлеклелеге юл вәзгыятенә һәм туристлык объектларының йөкләнешенә карап үзгәрергә мөмкин.

    4. Кабан күле һәм Казансу елгасы буйлап елга экскурсияләре.

    Казанның нәкъ үзәгендә матур һәм серле Кабан күле урнашкан. Ул мәйданы буенча Татарстан Республикасының иң зур күле булып тора һәм өч өлешкә бүленә: Түбән, Урта һәм Югары Кабан. Җирле халык һәм башкала кунаклары бу урынны бик яраталар һәм бирегә табигать белән хозурланырга, үрдәк ашатырга һәм Казанның биеклеге 50 метрга җитә торган иң зур фонтанын күрергә киләләр. Ә бу серле күл тарихы белән кызыксынган кешеләргә без су экскурсиясенә барырга тәкъдим итәбез. Экскурсиядә сез күлнең төп серен – төптә яшерелгән иксез-чиксез хан хәзинәләре, «Формула-1» дөнья чемпионаты этабында катерларда узышлар турында, шулай ук бу тарихи район тормышындагы башка бик күп кызыклы фактлар турында белерсез.

    Күлдә көймәдә йөрү рус яки инглиз телләрендәге аудиоэкскурсия белән ладья көймәсендә уза. Көймәдә йөрер алдыннан куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелә, һәр экскурсантка коткару жилеты бирелә.

    Йөрүнең дәвамлылыгы: 30 минут

    Күлдә көймәдә йөрүләр һәр көнне 10.00 дә Кабан күле причалыннан башлана һәм 21.00 гә кадәр дәвам итә. Метеорологик сәбәпләр аркасында (давыл, көчле яңгыр һ.б.) йөрүләрне кыска вакытка туктату ихтималы бар. Навигация ачылу көне ачыклана.

    5. «Гаҗәеп Казан» велосипед экскурсиясе

    Бу мавыктыргыч экскурсия – автобуста башын бер тәрәзәдән икенчесенә борып арып беткән, кая барырга икәнен үзе хәл итәргә ярата торган кешеләр һәм, әлбәттә инде, велосипедта йөри белүчеләр өчен! Казан очраклы гына Россиянең спорт башкаласы исемен алмады, актив һәм позитив ял итәргә яратучы зур команданың бер өлеше булыгыз! Без сезне паркларда, Кабан күле ярында, университет янында һәм башка матур урыннарда тукталышлар ясап, ашыкмыйча гына велосипедта йөрергә чакырабыз. Сез Казанны тәрәзәдән түгел, ә шәһәр кешесе кебек, шәһәр белән турыдан-туры элемтәдә күрерсез.

    Экскурсиягә билетларны Пушкин урамы, 4 йортта (Татарстан кунакханәсе, 1 кат) һәм Бауман урамы, 49 йортта урнашкан «Казан шәһәренең туристлык-мәгълүмат үзәге» ҖЧҖ офисларында алырга була.

     



  • Казанда милли ризыкларны кайда авыз итеп карарга була?
    Киңәйтергә Свернуть

    Казанның милли ризыклары түбәндәге җәмәгать туклануы пунктларында тәкъдим ителгән.

    «Татар утары»

    «Татар утары» кунакханә-ресторан комплексы дип атала: биредә кунакханә номеры алырга, сувенирлар һәм тәм-томнар сатып алырга һәм үзеңне җирле хәлле сәүдәгәр итеп күз алдына китерергә мөмкин. Эчендә кышкы бакчаны, татар йортын һәм җәйге веранданы да кертеп, берничә мәйданчык бар.

    Адресы: Казан шәһәре, Шиһабетдин Мәрҗани урамы, 8 йорт

    Телефоннары: +7 987 225 04 33, +7 (843) 561 03 62

     

    «Туган авылым»

    Бу күңел ачу комплексында, шул ук исемдәге рестораннан тыш, «Камыр батыр» кафесы (монда гадәттә балаларның туган көннәрен үткәрәләр), «Алан аш» бистросы (төшке аш өчен уңайлы вариант), беленханә, шулай ук ачык һавада шашлык кыздыру урыны да бар. Агач ныгытма рәвешендә ясалган комплекста балалар аттракционнарда атыналар, бау паркын өйрәнәләр, ә кыш көне боз тавында шуалар. Олылар өчен боулинг, бильярд һәм мунча бар. Менюда, башка ризыклар белән бергә, бозау ите, авокадо, томат һәм алма кушып ясалган «Татарстан» салатын, «Хан табыны» дигән итләр җыелмасын, сөләйман балыгы, юлбарыс креветкалары һәм кызыл уылдыктан «Хан ухасы»н һәм баклажанлы сарык кабыргасын да табарга мөмкин.

    Адресы: Казан шәһәре, Туфан Миңнуллин урамы, 14/56 йорт

    Телефоннары: +7 (843) 277 25 00, +7 (843) 277 06 70

     

    «Татар ашлары йорты»

    Казан үзәгендәге милли ресторан тәмле, затлы ризыклар тәкъдим итә. Ресторанда милли мәдәниятне торгызуга, гореф-гадәтләрне һәм кулинар традицияләрне саклап калуга ирешелде. «Татар ашлары йорты» – Казан шәһәренең нәкъ үзәгендә, җәяүле Бауман урамында урнашкан ресторан комплексы. Ресторан янәшәсендә саклана торган уңайлы парковка бар. Холлда Сезне ачык йөз белән каршы алырлар, ә поварлар милли ризыкларның онытылмаслык тәмен бүләк итәрләр.

    Адресы: Казан шәһәре, Бауман урамы, 31/12 йорт

    Телефоны: +7 (843) 292 70 70

    Рәсми сайты: domtk.com

     

    «Түбәтәй» тиз туклану рестораны

    Татар мәдәниятен заманча форматта үстерүнең дөньядагы беренче бренды.

    Адресы: Казан шәһәре, Кремль урамы, 21 йорт

    Телефоны: +7 952 048 00 08

    Рәсми сайты: tubatay.com

     

    «Чәй йорты» кафесы

    Казан үзәгендә тәмле милли ризыкларны арзан гына бәягә татып карарга мөмкин булган популяр урын.

    Адресы: Казан шәһәре, Бауман урамы, 64 йорт

    Телефоны: 8 (843) 292-56-54



  • Шәһәрдә транспорт системасы ничек оештырылган?
    Киңәйтергә Свернуть

    Казанда барлык төр транспорт диярлек – автобуслар, метро, трамвай һәм троллейбуслар йөри. Маршрутлар күп булу сәбәпле Казанның теләсә кайсы ноктасына, хәтта шәһәр яны районнарына барып җитү бик уңайлы. 11 метро станциясе Казанның бөтен үзәк урыннарыннан үтә, шуңа күрә транспорт иң күп йөри торган вакытта да кирәкле урыннарга бер сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин. Җәмәгать траспортында бер тапкыр йөрү бәясе – барлык транспорт төрләренә дә 36 сум. Шулай ук транспортның барлык төрләрендә дә контактсыз банк картасы ярдәмендә йөрү 35 сумны тәшкил итә.

    Транспорт картасы белән түләгән очракта бер йөрү бәясе – 35 сум.

    Шулай ук Казанда гамәлдәге такси хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин.

    Казан nаксопаркы эконом-класстан алып люкс классына кадәр автомобильләрне үз эченә ала. Такси хезмәтләреннән көн саен якынча 15 000 пассажир файдалана.

    Такси «Татарстан» +7 (843) 567-1-567;

    Такси «Мини» +7 (843) 229-33-33;

    Такси «Лидер» +7 (843) 230-00-00;

    Такси хезмәтләренең телефондагы кушымталары: GETT, Uber Russia, TapTaxi, YandexTaxi, Ситимобил һ. б.