Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Казанның торак фондының гомуми мәйданы 32,2 млн кв.м. тәшкил итә. Шәһәрдә 5,6 меңгә якын күпфатирлы йорт, 49 меңгә якын шәхси торак йорт һәм блокланган төзелеш йортлары бар.

Казанның күп фатирлы йортлары белән 107 идарәче компания (83,2% йорт), 542 торак милекчеләре ширкәте (11,3% йорт), 251 торак-төзелеш кооперативы (4,5% йорт) идарә итә. 52 йорт (1 проценттан кимрәк) милек хуҗалары карамагында. Торак фондын карап тоту һәм аңа хезмәт күрсәтү белән 154 подрядчы оешма шөгыльләнә.

Казанда 10 елдан артык күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары тормышка ашырыла. Соңгы өч елда Татарстан башкаласында 5 млрд сумга 757 йортка капиталь ремонт ясалды. 75 мең шәһәрле өчен яшәү шартлары яхшыртылды. 2020-2022 елларда тагын 779 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла.

Казан торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемаларга «тиз арада җавап бирү» системасын керткән беренче шәһәрләрдән булды. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мәсьәләләрне шәһәр халкына инде берничә ел «Ачык Казан» системасы хәл итәргә булыша. Көн саен аңа меңгә якын мөрәҗәгать килә, алар эшкәртелә һәм тәүлек эчендә ябыла.

Казанда Россиядә беренчеләрдән булып калдыклар белән эш итүнең тулы циклын булдыру планлаштырыла. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә каты коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю буенча масштаблы проектны тормышка ашыру 2018 елда Татарстан башкаласында башланды. Калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю, туплау һәм чыгару эре идарәче компанияләр йортларының 97%-ында башкарыла. Нәтиҗәдә, каты коммуналь калдыкларны чүплеккә чыгару күләмен 30-35%-ка киметүгә ирешелде.