Казанның торак фондының гомуми мәйданы 34,4 млн кв.м. тәшкил итә. Шәһәрдә 5,7 меңгә якын күп фатирлы йорт, 51 меңгә якын шәхси торак йорт һәм блокланган төзелеш йортлары бар.
Казанның күп фатирлы йортлары белән 131 идарәче компания (83,5% йорт), 795 торак милекчеләре ширкәте һәм торак-төзелеш кооперативы (15% йорт) идарә итә. 60 йорт (1%) милек хуҗалары карамагында. Торак фондын карап тоту һәм аңа хезмәт күрсәтү белән 154 подрядчы оешма шөгыльләнә.
Казанда 10 елдан артык күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары тормышка ашырыла. Соңгы өч елда Татарстан башкаласында 5 млрд сумга 757 йортка капиталь ремонт ясалды. 75 мең шәһәрле өчен яшәү шартлары яхшыртылды. 2020-2022 елларда тагын 779 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла.
2025 елда Казан шәһәрендәге күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча 4,1 млрд сум күләмендәге акчага 226 күпфатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла. Шулар арасында 56 йортның түбәсе төзекләндереләчәк, 48 йортта фасадларны яңарту эшләре башкарылачак, шуларның 22сен тышлаячаклар, тагын 46 йортта җылыту җиһазларын урнаштырачаклар, 64 йортта салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, су агызу җайланмалары алыштырылачак, 141 йортта 459 лифтны алыштырачаклар, 2 йортта янгыннан саклану системасы (автоматик янгынга каршы саклау җайланмасы) төзәтеләчәк, 10 йортта һава торышын җайга салу төеннәре урнаштырылачак.
Казан торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемаларга «тиз арада җавап бирү» системасын керткән беренче шәһәрләрдән булды. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мәсьәләләрне шәһәр халкына инде берничә ел «Ачык Казан» системасы хәл итәргә булыша. Көн саен аңа меңгә якын мөрәҗәгать килә, алар эшкәртелә һәм тәүлек эчендә ябыла.
Казанда Россиядә беренчеләрдән булып калдыклар белән эш итүнең тулы циклын булдыру планлаштырыла. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә каты коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю буенча масштаблы проектны тормышка ашыру 2018 елда Татарстан башкаласында башланды. Калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю, туплау һәм чыгару эре идарәче компанияләр йортларының 97% ында башкарыла. Нәтиҗәдә, каты коммуналь калдыкларны чүплеккә чыгару күләмен 30-35% ка киметүгә ирешелде.